ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов композитор Рәшит Кәлимуллинга дәүләт бүләге тапшырды

6 май 2017, 13:30 , Фото: prav.tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов композитор Рәшит Кәлимуллинга дәүләт бүләге тапшырды Президент композиторны «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орден медале белән бүләкләде.
(Казан, 6 май, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Татарстан Республикасы халык артисты, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Композиторлар берлеге рәисе, композитор Рәшит Кәлимуллинны «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орден медале белән бүләкләде.    
 
Тантана Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды, анда Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева һәм Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин да катнашты.
 
Дәүләт бүләге «музыкаль сәнәгать үсешенә керткән аерым өлеше һәм күп еллык иҗат эшчәнлеге өчен» тапшырылды, дип җиткерә Президентның матбугат хезмәте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10