ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар кызы-2018" республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле
Рөстәм Миңнеханов һәм Джанни Инфантино Казанда Испания - Иран матчын карый
Иртәгә Казанда яңгыр һәм көчле җил көтелә
2018 елгы Дөнья чемпионаты көннәрендә шәһәр яны поездларының маршруты үзгәрә
20 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Җәмгыять

Зәйдә “Экопарк-72” ачылды

6 май 2017, 23:00

Зәйдә “Экопарк-72” ачылды Бу парк Җиңү бәйрәменә багышлап сафка бастырылды.

(Зәй, 6 май, “Татар-информ”, “Зәй офыклары”, Энҗе Әгъләмова). Бөек Җиңүгә 72 ел тулу уңаеннан үткәрелгән истәлекле чаралар бу көннәрдә Зәебезнең мөһим вакыйгалары булып тора. Кичә шәһәрнең 6нчы мәктәбендә әлеге тарихи дата уңаеннан “Экопарк-72” дип исемләнгән парк тантаналы төстә ачылды. Анда мөхтәрәм ветераннарыбыз, район җитәкчелеге, паркны булдыруга өлеш кертүчеләр, укучылар катнашты, дип яза район газетасы.

- Мәктәп территориясендәге әлеге күркәм урынны “Экопарк-72” дип атавыбыз символик мәгънәгә ия. Беренчедән, быел республикабызда Экология елы буларак, без шәһәребезне яшелләндерүдә җитди гамәлне тормышка ашырсак, икенчедән, һәм, иң мөһиме, бу парк Җиңү бәйрәменә багышлап сафка бастырылды. Парк уртасына куелган истәлек ташына Бөек Ватан сугышында яу кырында ятып калган, тылда авыр хезмәт башкарганнарга хөрмәт йөзеннән “Беркем дә онытылмый, бернәрсә дә онытылмый” дигән тирән мәгънәле сүзләрне мәңгеләштердек. Өченчедән, укучыларыбызга патриотик тәрбия бирү урыны булуны күздә тотып, без мәктәп коллективы белән бергәләшеп аллеябызга 72 роза чәчәге утырттык. Алга таба, ел саен Җиңү бәйрәмен каршылап, ул розалар саны арта барачак, - дип ассызыклады 6нчы мәктәп директоры Зәбирә Бариева.

Паркны булдыруда хәйрия ярдәмен Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Комаров тырышлыгы белән СМП “Нефтегаз” оешмасы күрсәтте. 6нчы мәктәпнең инде төзекләндерү сораган чәчәклек урыны шул рәвешле заманча Җиңү паркы аллеясына әверелде.

- Бөек Җиңү бәйрәмен каршы алырга әзерләнгән бу көннәрдә шәһәребездә тагын бер күркәм урын, батыр әби-бабаларыбызны хөрмәтләп искә алу урыны артуы - сөенечле күренеш. Үсеп килүче яшь буын өчен ул патриотик хисләрне ныгыту, тантаналы чараларны үткәрү урыны да булачак. Димәк, аның тәрбияви ягы зур әһәмияткә ия. Парк бит әле ул карап-тәрбияләп торуны сорый торган урын, монысы инде әлеге мәктәп укучыларына йөкләнә. Ә инде паркны төзүгә килгәндә, без олы рәхмәтне депутатыбыз Фоат Комаровка, СМП “Нефтегаз” оешмасына, төзүчеләргә җиткерәбез. Фоат Фәһимович Зәй районында үзенчәлекле идеяләрне тормышка ашыруга, бигрәк тә үсеп күлүче яшь буын, өлкәннәребез өчен мөһим булган эшләргә булышлык итүдән беркайчан да баш тартмый. Шушы 6нчы мәктәп өчен генә дә ул керткән ярдәм СМП “Нефтегаз” оешмасы белән берлектә 2005 елдан бирле 80 миллион сумнан артып китте. Ел саен ветераннарыбызга махсус бүләк әзерләүдә дә аның өлеше зур, - дип басым ясады чыгышында район башлыгы Разиф Кәримов.

Ул Фоат Комаровка, төзелеш оешмасы җитәкчелегенә Рәхмәт хатлары тапшырды.

“Нефтегаз” АҖ генераль директоры Юлия Ишморатова олы хөрмәткә лаек буын белән яшь буын арасында күренмәс, әмма ныклы җеп сузуга күркәм эшләре белән ярдәм итә алуны горурлык, дип атады.

6нчы мәктәп укучылары исә үзләренең белем йорты территориясендә истәлекле урын булдырылуга бик шат булулары белән уртаклаштылар. Алар пракны һәрвакыт тәртиптә, матур итеп тотуга сүз бирделәр, диелә район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10