ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Голамәләр дини йолалар турындагы Нигезләмәне яңартачак
VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы кураторлар жыя
Владимир Леонов Татарстан спорт министры итеп билгеләнде
Дамир Фәттахов Татарстан яшьләр эшләре министры итеп билгеләнде
Рөстәм Миңнеханов "Татнефть” җәмгыятенең акционерлар җыелышында катнаша

Җәмгыять

Тукай районында «Үлемсез полк» акциясендә 4 меңнән артык кеше катнашачак

6 май 2017, 20:00

Тукай районында «Үлемсез полк» акциясендә 4 меңнән артык кеше катнашачак Теләүчеләргә акциянең башкалабыздагы маршруты да тәкъдим ителә.

(Тукай, 6 май, "Татар-информ", "Якты юл"). «Үлемсез полк» акциясенә быел Тукай районыннан 4100ләп кеше кушылыр дип көтелә, дип яза район газетасы.

Эре җирлекләрдә райондашларның аеруча күп булуы фаразлана. Мәсәлән, Бәткедә 500ләп кеше чарада катнашыр дип исәплиләр. Мәктәп укучылары, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр инде бабаларының портретларын әзерләп куйган. Шулай ук бюджет оешмаларында эшләүчеләр бу акциягә актив әзерләнә. Кыскасы, теләгән һәркемгә әлеге чарада катнашу мөмкинлеге тудырыла. Һәр авыл җирлегендә маршрутлар төзелде. Акциядә катнашучылар иң ахырдан Җиңү митингы үтә торган һәйкәлләр янына кайтачаклар.

Теләүчеләргә акциянең башкалабыздагы маршруты да тәкъдим ителә. Катнашучылар анда Карл Маркс һәм Толстой урамнары кисешендә җыелачак. Аннан полк шәһәрнең Карл Маркс, Лобачевский урамнары буйлап барачак, Кара күл паркы каршыннан үтеп, Кремль урамына кайтачак. «Үлемсез полк» юлын Меңьеллык мәйданында тәмамлаячак. Анда халыкны зур бәйрәм программасы көтә.

Казанда маршрут 2 километрдан артыкка сузылачак. Алдан 200 квадрат метрлы Җиңү Байрагы алып барылачак. «Үлемсез полк - 2017»дә катнашырга 100 меңләп кеше теләк белдергән.

Акция турында өстәмә мәгълүмат белән «Үлемсез полк» бөтенроссия хәрәкәтенең рәсми сайтында (polkrf.ru) һәм polkkzn.com Казан сайтында танышырга була. Анда транспарантлар һәм батырларның портретларын ясаучы оешмаларның адреслары да күрсәтелгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10