ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әтнәлеләр “Җиңү бакчасы ” акциясенә кушылдылар

6 май 2017, 19:00

Әтнәлеләр “Җиңү бакчасы ” акциясенә кушылдылар "Җиңү бакчасы" акциясе бөтен Россия буенча киң колач алды.

(Әтнә, 6 май,  "Татар-информ", “Әтнә таңы”, Фәридә Филатова).  "Бердәм Россия" сәяси партиясенең "Бакчачының йорты - гаилә терәге" федераль проекты кысаларында "Җиңү бакчасы" акциясе бөтен Россия буенча киң колач алды.Акция барышында белем бирү учреждениеләре территориясендә мәктәп укучылары белән берлектә алмагач һәм җиләк-җимеш куаклары утырту күздә тотыла. Апрель ахырында башланып Җиңү бәйрәменә тәмамланучы бу чара Бөек Ватан сугышында Җиңү турындагы хәтер эстафетасын бер буыннан икенчесенә тапшырып аларны үзара берләштерүгә юнәлтелгән, - дип яза “Әтнә таңы” газетасы.

Әлеге акциягә бер меңнән артык партия әгъзасын берләштергән Әтнә җирле бүлеге дә бик теләп кушылды. Апрель ахыры -май башында районыбыз күләмендә әйләнә – тирәне чистарту, агач утырту өмәләре белән бәйле рәвештә елның- елында матур бер традициягә әйләнде. Бәрәскә мәктәбенең җиләк- җимеш бакчасында алмагач һәм чия агачлары утырту да үзе бер бәйрәмгә әйләнде.

"Бердәм Россия" сәяси партиясенең Әтнә җирле бүлеге, "Молодая гвардия" яшьләр иҗтимагый оешмасы активистлары катнашында үткәрелгән бу чарада мәктәп укучылары белән бергә Дәүләт думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Дәүләт советы депутаты Рауль Рахматуллин, район советы аппараты җитәкчесе Гөлнара Гәләүтдинова, ветераннар советы рәисе Мингазиз Зиннәтов, "Ленин" күмәк хуҗалыгы рәисе Илгиз Хәйруллин, авыл җирлеге башлыгы Аида Фатыйхова , “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Әтнә бүлекчәсе җитәкчесе Равилә Мөхәммәтгалиева, партиянең региональ башкарма комитеты вәкилләре катнашты. Илдар Гыйльметдинов укучылар каршында чыгыш ясап, укучыларны бу акциядә актив катнашырга чакырды. Авыл җирлегендә яшәүнең уңай якларын санап, укучыларга киләчәк тормышларын авыл белән бәйләргә киңәш итте. “ Сезнең хуҗалык районда гына түгел, республикада зур уңышларга ирешеп, алдынгы урыннарда бара. Тырыш халык яши биредә, эшенә күрә нәтиҗәсе дә күз алдында”, - диде ул. Рауль Рахматуллин исә республикабызда барган махсус программаларга тукталып узды, аларның барысы да халыкның тормыш шартларын яхшырту максатыннан кабул ителүләрен билгеләп узды. “Бүген Әтнә җирендә бик күркәм чара уза. Табигатьне саклау, агачлар утырту, ә иң мөһиме шушындый олы әһәмияткә ия эшләрне Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан үткәрү үзе бер тәрбия чарасы”, - диде ул. Укучылар тарафыннан әзерләнгән эчтәлекле чыгышны тыңлаганнан соң килгән кунаклар, укытучылар, укучылар бергәләшеп агач утырту эшенә керештеләр. Күп еллар урман хуҗалыгы җитәкчесе булып эшләгән Мингазиз Зиннәтов бу эшкә тотынганчы агач утырту буенча белгәннәре белән уртаклашып, үзенең киңәшләрен биреп узды.

Соңыннан кунаклар Бәрәскә балалар бакчасында алмагач үсентеләре утырттылар. “Утырткан агачларыбыз шаулап үсеп,һәркайсыбыз сау- сәламәт булып тынычлыкта җимешләрен авыз итәргә язсын”, - акциядә катнашкан һәркемнең теләге бер иде, - дип хәбәр итә җирле басма.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10