ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Кабер ташының нинди зурлыкта булырга тиешлеген Мәрҗани язып калдырган – Ильяс Җиһаншин

6 май 2017, 09:18 , Фото: Ильнар Тухбатов

Кабер ташының нинди зурлыкта булырга тиешлеген Мәрҗани язып калдырган – Ильяс Җиһаншин Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе әйтүенчә, аерылып торсын дигән максат белән бизәлгән бик зур ташлар кую килешеп бетми.

(Казан, 5 май, “Татар-информ”, Алмаз Биккол). Адәм баласы җирләнгән урында таш куелырга тиеш. Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин “Татар-информ” хәбәрчесенә интервьюсында шул хакта сөйләде.

Ильяс хәзрәт фикеренчә, кабер каралырга һәм матурлыгы белән күренеп торырга тиеш.

“Әлбәттә, кешеләрдән төрле сүзләр ишетергә туры килә. Андый кабер ташларын куярга ярамый, йә булмаса, бу исраф диләр. Әмма адәм баласы дәфен кылынган икән, аның тамгасы булырга тиеш”, – ди ул.

Ильяс хәзрәт кабер ташын кую рөхсәт ителүенә дәлил буларак Шиһабетдин Мәрҗаниның сүзләрен китерде. Ул вафатына өч ай кала шәкертенә хат яза. “...Безгә хәер-дога кылыгыз. Үлсәм, каберемә бер таш яздырып куй. Бик кечкенә, бер-ике кеше генә күтәреп китәрлек булмасын һәм рус сүзе, рус еллары куелмасын.” Ике кеше күтәреп китә алмаслык дигән ташны үзегез күз алдына китерегез. Мәрҗани хәзрәтләре, менә шундый дәлил бар. Бу – галимебезнең дәлиле”, – диде Ильяс хәзрәт. Ул шулай ук каберне агач такталар белән билгеләүне хупламавын белдерде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10