ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

“Әлки хәбәрләре” газетасы коллективы “Үлемсез полк” акциясенә чыгачак

6 май 2017, 05:00

“Әлки хәбәрләре” газетасы коллективы “Үлемсез полк” акциясенә чыгачак Гаилә альбомнарында ядкәр булып саклана торган фронтовик фотолары зурайтып эшләнде, махсус тоткаларга беркетелде.

(Әлки, 6 май, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районының “Әлки хәбәрләре” газетасы коллективы 9 Майда бердәм рәвештә “Үлемсез полк” акциясенә чыгачак, дип яза район газетасы.

“Әлки хәбәрләре” газетасы коллективы зур түгел. Биредә дистәдән артык кеше хезмәт куя. Һәм һәркайсының гаиләсендә Бөек Ватан сугышында көрәшкән якыннарының истәлеген кадерләп саклыйлар.

9 майда редакция коллективы бердәм рәвештә “Үлемсез полк” маршына кушылырга карар кылды. Гаилә альбомнарында ядкәр булып саклана торган фронтовик фотолары зурайтып эшләнде, махсус тоткаларга беркетелде. Газетаның мөхәррире Азат Низамиев хәтер маршына фронтовик дәү әтисе, “Кызыл Йолдыз” ордены кавалеры, 1944 елда 35 яшендә Витебск шәһәре өчен барган сугышларда һәлак булган Игълам Низамиевның портреты белән чыгачак.

Мөхәррир урынбасары Рәшит Хәбибуллин, баш бухгалтер Гөлнур Фәтхетдинова, компьютер операторы Гөлсем Хәбибуллина, техник хезмәткәр Ислам Шәрапов –фронтовик әтиләре, җаваплы секретарь Люция Низамиева – фронт госпитальләрендә шәфкать туташы булып хезмәт иткән әнисе портретлары белән “Үлемсез полк” сафларында атлаячак. Редакция хезмәткәрләре газетаның элекке редакторы, Бөек Ватан сугышы ветераны, узган көздә 92 нче яшендә вафат булган Бари Гыйльмиев фоторәсемен дә хәтер парадына алып чыгалар.

Билгеле, редакция хезмәткәрләре Җиңү көнендә районда буласы бик күп бәйрәм чараларын яктырту буенча да эшләячәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10