ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Болгар ислам академиясе абитуриентлар җыя
Хрущев белән Брежневка хезмәт күрсәткән шагыйрь Әхмәт Саттарны Мәскәүдә искә алдылар
Р.Миңнеханов: Нефтьчеләр ярдәме белән Татарстан икътисады уңай үсеш темпын саклый
Хаҗга җыенучы мөселманнарны Согуд Гарәбстанындагы инфекцияләр хакында кисәтәләр
Татарстан Мөфтие дуңгыз итендәге "хәләл" этикеткасына бәйле низаг турында фикерен әйтте

Спорт

Владимир Путин: Казан 2028 елгы Олимпия уеннарын кабул итәргә дәгъва кылырга мөмкин

5 май 2017, 19:39 , Фото: kremlin.ru

Владимир Путин: Казан 2028 елгы Олимпия уеннарын кабул итәргә дәгъва кылырга мөмкин "Россиянең Олимпиаданы кабул итү өчен көрәшкә кушылу ихтималын кире какмыйм", – диде Россия Федерациясе Президенты.
(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Россия шәһәрләре Мәскәү, Сочи, Санкт-Петербург, Казан 2028 елгы Олимпия уеннарын кабул итәргә мөмкин. Бу хакта Бөекбритания журналисты Дэвид Миллерга биргән интервьюда Россия Президенты Владимир Путин җиткергән, дип хәбәр итә ТАСС. 
 
"Мин Мәскәү генә түгел, гомумән, Россия турында сөйләр идем. Илнең башкаласы гына түгел, ә берничә шәһәре җәйге Олимпиаданы кабул итеп алырга әзер. Сочи бар, әлбәттә, ләкин әле Санкт-Петербург та бар, Казанның да Олимпиада уздыруы ихтимал. Әлегә бернинди дә тәгаен гариза белән чыгарга җыенмыйбыз, – дип әйткән Владимир Путин. – Шул ук вакытта Россиянең Олимпиаданы кабул итү өчен көрәшкә кушылу ихтималын кире какмый".
 
Исегезгә төшерәбез, Казан 2017 елда футбол буенча Конфедерацияләр кубогы, ә 2018 елның җәендә дөнья чемпионаты матчларын кабул итә

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10