ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әтнә делегациясе Суслонгерга китте

5 май 2017, 07:00

Әтнә делегациясе Суслонгерга китте Максат - Суслонгерда җирләнгән райондашларыбыз рухына догалар җиткерү, аларның якты хатирәсе алдында баш иеп, веноклар кую.

(Әтнә, 5 май, "Татар-информ", "Әтнә таңы"). Кичә, көндезге 12 сәгатьтә Арча-Әтнә районнары хәрби комиссары Алмаз Әгъзәм улы Борһанов җитәкчелегендә 13 кешедән торган делегация Суслонгердагы үзебез чардуган куеп, чәчәкләр утыртып карап торган каберлекне зыярәт итәргә юлга кузгалды, дип  яза район газетасы.

Делегация составында Арча башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча җитәкче урынбасары Рамил Гарифҗанов, “Хәрби бердәмлек” әфганчылар җәмәгать оешмасы җитәкчесе, гвардия подполковнигы Сергей Баһаутдинов, “Ватаным Татарстан” газетасы журналисты Риман Гыйлемханов, “Арча хәбәрләре” газетасы журналисты Гөлсинә Зәкиева, ветераннар советы җитәкчесе Юрий Козлов, отец Сергей белән Раил хәзрәт, педколледжның 242 группа студентлары Бәйрәмов Инсаф, Степанов Андрей, Сметанина Анастасия. Шоферлары – Алмаз.

– Баруыбызның максаты елдагыча Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Суслонгерда җирләнгән райондашларыбыз рухына догалар җиткерү, аларның якты хатирәсе алдында баш иеп, веноклар кую. Бу баруыбызда да чардуган эченә чәчәкләр утыртып кайтачакбыз. Суслонгер җитәкчелеге белән аралашуны да күздә тотабыз. Барыбыз да исән-сау, Яшел Үзән трассасыннан Мариэль республикасы трассасына чыгарга торабыз...– диде хәрби комиссарыбыз Алмаз Борһанов.

Күңелләре күтәренке, сөйләшер сүзләре дә күп. Делегация составында Суслонгерга берничә тапкыр баручылар да, беренче тапкыр баручылар да бар. Тәэсирләрнең зурысы әле алда. Исән-сау йөреп кайтуларын телик. Укыласы догалары кабул булып, биредә җирләнгән солдатларның рухлары шат булсын. Андагыларның гына түгел, мондагыларның җаннарына да тынычлык иңсен.

Онытылмый Суслонгер, онытылмаячак та. Хәтер яши һәм аны без үзебез яңарта алдык. Шунысына куаныйк!

Сүрия МИНГАТИНА


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10