ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Апаста 5 майда сугыш чоры балалары өчен Сабан туе узачак

4 май 2017, 23:00

Апаста 5 майда сугыш чоры балалары өчен Сабан туе узачак Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм сугыш чоры авырлыкларын кичергән буын хөрмәтенә уздырылучы Сабан туе быел җиденче ел уздырыла.

(Апас, 4 май, “Татар-информ”, “Йолдыз”, Ләйлә Шиһабиева). Апаста 5 майда сугыш чоры балалары өчен Сабан туе узачак. Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм сугыш чоры авырлыкларын кичергән буын хөрмәтенә уздырылучы Сабан туе быел җиденче ел уздырыла. Аңа әзерлек чаралары тулы куәтенә бара, дип яза район газетасы.

Сабан туе аланлыгында чистарту, төзекләндерү эшләре белән беррәттән, мәдәни чараларның репетицияләре дә үтә. Биредә мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, укучылар аеруча актив катнаша.

Сабан туе һәр елдагыча район үзәгендәге Батырлар Мемориал комплексы янында башланачак. Аннан сугыш чоры балаларын Сабантуй аланлыгына алып төшәләр. Көрәш, ат чабышлары, халык уеннары, концерт программасы, театральләшкән күренеш - барысы да өлкән буын өчен булачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10