ҺАВА ТОРЫШЫ -15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

"Wikipedia"гә нигез салучы Джимми Уэйлс Төркия кунаклары исемлегеннән сызылган

3 май 2017, 08:40

Төркия Уэйлска элегрәк җибәргән чакыруын кире алган.

(Казан, 3 май, “Татар-информ”). Wikipedia интернет-энциклопедиясенә нигез салучы Джимми Уэйлс, элегрәк чакырулы булса да, Төркиядә узачак World Cities Expo күргәзмәсендә катнашмаячак. Бу хакта Истанбул шәһәре муниципалитеты матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза “Анадолу” сайты.

Истанбул шәһәре муниципалитеты Джимми Уэйлсны күргәзмәдә катнашучылар исемлегеннән сызган.

Муниципалит матбугат хезмәте белдерүендә Уэйлска бу хакта инде хәбәр җибәрелде, диелә.

Апрельдә Төркия Республикасында кулланучыларга Wikipedia интернет-энциклопедиясенә керү мөмкинлеге бетерелгән иде. Интернет-энциклопедия “террорчылыкка каршы көрәшкә үз өлешен кертәсе урында, Төркиянең халыкара мәйданда дәрәҗәсен пычрату кампанияседә катнашучыларның берсе булуы” моңа сәбәп буларак күрсәтелгән иде.

World Cities Expo İstanbul-2017 күргәзмәсе шәһәрләр үсеше темасына багышлана. Ул 15-18 майда “Халич” Конгресс-үзәгендә 100 дән артык җирле һәм халыкара компания катнашында узачак.

.

 

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10