ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Кукмара районының Лубян авылында 44 гаилә яңа фатирлы булачак

3 май 2017, 00:00

Кукмара районының Лубян авылында 44 гаилә яңа фатирлы булачак Төзелеш эшләрен "Строй-Гарант" оешмасы хезмәткәрләре башкара.

(Кукмара, 3 май, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрнең торак шартларын яхшырту максатында, республика програмасы буенча Кукмара районының Лубян авылында яңа йортлар төзелә, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Завод урамындагы 4әр фатирлы 5 йортны әзер дисәк тә була. Биредә инде су кертелгән, канализация дә үткәрелгән.

-Алга таба газ һәм ут кертеп, территорияне төзекләндерәсе генә калып бара. Ленин урамында – 4, Гагарин урамында – 2, Эшчеләр тыкрыгы урамында да 1 йорт сафка басачак, - ди район Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Рөстәм Ахмадуллин. – Төзелеш эшләрен "Строй-Гарант" оешмасы хезмәткәрләре башкара. Йортларга муниципаль йортларда яшәгән 44 гаилә күченәчәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10