ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Әгерҗедә җәй көне бал экофестивале узачак

1 май 2017, 04:00

Әгерҗедә җәй көне бал экофестивале узачак Фестивальдә баллы чәкчәк пешерү осталыгы бәйгесе оештырылачак.

(Әгерҗе, 1 май, “Татар-информ”, “Әгерҗе хәбәрләре”). 12 августта Татарстанның Әгерҗе районында бал экофестивале узачак, дип хәбәр итә “Әгерҗе хәбәрләре” газетасы.

Шәһәр ипподромында үтәчәк фестиваль программасында бал һәм бал продуктлары ярминкәсеннән тыш, баллы татар ризыгы – чәкчәк пешерү осталыгына бәйге оештыру планлаштырыла. Бал бәйрәмендә халык һөнәрчелеге күргәзмәсе дә узачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10