ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Әгерҗедә «Мәдәни салават күпере» фестивале гала-концерт белән төгәлләнде

29 апрель 2017, 02:00

Әгерҗедә «Мәдәни салават күпере» фестивале гала-концерт белән төгәлләнде Ә абсолют җиңүче исемен Көчек Мәдәният йорты каршында эшләүче “Тынгысыз йөрәкләр“ ансамбле яулады.

(Әгерҗе, 29 апрель, “Татар-информ“, “Әгерҗе хәбәрләре“, Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗедә «Мәдәни салават күпере» фестивале гала-концерт белән төгәлләнде. Районыбыздагы барлык Мәдәният йортлары өч ай дәвамында фестивальгә әзерлек белән яшәделәр. 36 коллективны «иләктән иләгәннән» соң иң матур чыгыш ясаучылар финалга уздылар, дип яза район газетасы.

Ә гала-концертта чыгыш ясау хокукы 16 коллективка бирелде. Дистә еллар дәвам иткән әлеге фестивальнең быелгы темасы гаилә кыйммәтләренә багышланган иде. Сәхнәдә татар, рус, мари, удмурт гореф-гадәтләре, йолалары күрсәтелде. Шулай ук Әгерҗе районының 95 еллыгы да чагылыш тапты. Коллективлар бер-берсен кабатламаулары белән шаккатырдылар. Красный бор үзешчәннәре чыгышларын “Гаилә альбомы“на багышлаганнар. Туганнан алып гомер көзенә җиткәнче булган мизгелләрне бер-бер артлы күз алдыннан уздырдылар алар. Быел беренче тапкыр фестивальдә сыналган Иске Чекалда артистлары Пасха бәйрәмен күрсәттеләр. Ә менә Көчек авылы осталары «Төплекәй пешерү» йоласын бик матур чагылдырдылар. Сыер бозаулаганнан соң уңган ханымнар мичтә төплекәй пешерә, сыйланырга кунаклар килә. Ә бергә җыелгач җыр-бию, уен-көлке башлана. Яңавыл үзешчәннәре Туган көн бәйрәмен күрсәттеләр. 10 яшьлек кызга буыннан-буынга тапшырылып килүче калфакны бүләк итү гаилә кыйммәтләренең матур бер чагылышы булды. Иж-Бубый үзешчәннәренең чыгышлары биючеләр нәселе турында булса, Девәтернәдән Арслановлар гаиләсе нәселләрендә баянчылар, шигырь һәм көй язучылар күп булуы турында горурланып сөйләделәр. Варкләд-Бодьяның удмурт коллективы кич утырырга килгән кунакларны милли ризыклары белән сыйладылар. Ә утырмага килгәч әбиләр кул эшләре белән шөгыльләнә, бала-чага уен уйный...

Әнә шулай, кич буе тамашачыны үткәннәргә алып кайтты үзешчәннәр. Һәр чыгышның нигезендә шул байлыкны, мирасны киләчәк буынга тапшырырга дигән фикер ярылып ятты. Районыбыз осталары чыгышын карарга килгән Казан кунагы республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры урынбасары Гали Габдрахманов һәр чыгышка югары бәя бирде. “Мирас“, “Инвис“, “Сударушка“ “Тынгысыз йөрәкләр“ коллективларын Мактау грамоталары белән бүләкләде. Ә фестивальдә гран-прига Варкләд-Бодьяның “Инвис“ коллективы лаек булды. Ә абсолют җиңүче исемен Көчек Мәдәният йорты каршында эшләүче “Тынгысыз йөрәкләр“ ансамбле яулады, дип яза район газетасы.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10