ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Ульяновск өлкәсе мөселманнары Коръән уку конкурсына чакыра

28 апрель 2017, 12:54 , Фото: http://rdumul.ru

Ульяновск өлкәсе мөселманнары Коръән уку конкурсына чакыра Конкурска килүчеләр татар милли ризыкларыннан авыз итәчәк.

(Казан, 28 апрель, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Иртәгә, ягъни 29 апрельдә, Ульяновск өлкәсе мөселманнарның төбәк диния нәзарәте татар мәдәният үзәгендә Коръән-Кәрим китабын укучы шәкертләр арасында төбәкара конкурс үткәрә. Бу хакта Ульяновск өлкәсе "Өмет" иҗтимагый-сәяси газетасы хәбәр итте.  Бу чарага Коръән сүрәләрен тыңларга теләүче барлык кеше килә ала.

Конкурс 9:00 сәгатьтә башлана. Катнашучылар һәм кунаклар милли ризыклар һәм пылау белән сыйланачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10