ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Актанышта Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры булды

27 апрель 2017, 23:00

Актанышта Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры булды Фәрит Абделганиев шулай ук Ленин паркында булды, биредә ул яшь гвардиячеләр һәм Актанышның беренче мәктәп укучылары белән аралашты.

(Актаныш, 27 апрель, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). Бүген  Актанышка Татарстан Республикасының экология һәм табигать ресурслары министры Фәрит Абделганиев килде. Ул, 1 апрельдән старт алган традицион санитар-экологик икеайлык кысаларында, районда экологик хәлне яхшыртуга юнәлдерелгән чараларның үтәлеше белән танышты. Министрны район башлыгы Фаил Камаев каршы алды, дип яза район газетасы.

Фәрит Абделганиев шулай ук Ленин паркында булды, биредә ул яшь гвардиячеләр һәм Актанышның беренче мәктәп укучылары белән аралашты. Яшь гвардиячеләр исә, Бөек Җиңүнең 72 еллыгы белән тәбрикләп, районыбыз кунагының күкрәгенә Георгиев тасмасы тактылар. Ахырда министр райондашларыбыз белән күмәк фотога төште.

Сүз уңаеннан, билгеләнгән ике ай эчендә республика территориясен халыкның экологик һәм санитар-эпидемиологик иминлеге таләпләренә туры килерлек итеп тәртипкә салу күздә тотыла. Иң беренче чиратта, тиешсез урыннарда хасил булган чүплекләрне ачыклау һәм юкка чыгару буенча чаралар күреләчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10