ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанның Яңа Савин районындагы юл һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана

27 апрель 2017, 09:52 , Фото: соцсети

Казанның Яңа Савин районындагы юл һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана Юл-транспорт һәлакәте кичә кич башкаланың Төньяк вокзал каршысында килеп чыккан.

(Казан, 27 апрель, “Татар-информ”). Юл-транспорт һәлакәте аркасында әйләнгән “БМВ” машинасын йөртүче арттан килеп бәрелү сизүен һәм идарәне югалтуын җиткергән. Бу хакта  социаль челтәрләрләрдән кулланучылар яза.

Юл-транспорт һәлакәте кичә кич, 3.00 сәгать тирәсендә, Казанның Яңа Савин районында булган – Декабристлар урамыннан барган җиңел машина Төньяк вокзал каршында идарәне югалтып, коймага бәрелә һәм трамвай юлында әйләнеп каплана. Бәхетенә күрә, машина йөртүченең сәламәтлегенә зыян килмәгән.

Һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10