ҺАВА ТОРЫШЫ +29 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
«Зөләйха» сериалында Мортаза ролен Минвәли Габдуллин уйнавы мөмкин
24 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
"Каннга барып җиткән беренче татар" катнашында эшләнгән фильм Казан фестивалендә күрсәтелә
Театр сабан туеның баш батыры - Кариев театры артисты Илдар Әхмәдуллин
Урта Бирәзә авылында Теләчедән Раил Нургалиев абсолют батыр калды

Җәмгыять

Чаллыда чүплекләргә видеокамералар куялар

27 апрель 2017, 09:00

Чаллыда чүплекләргә видеокамералар куялар 1 июньгә кадәр шәһәрдә 19 законсыз чүплекне бетерү планлаштырыла.

 (Чаллы, 27 апрель, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы", Зөлфия Фоатова). Чаллыда чүплекләргә видеокамералар куялар, дип яза җирле матбугат.

Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин әйтүенчә, 1 июньгә кадәр шәһәрдә 19 законсыз чүплекне бетерү планлаштырыла. Алар сәнәгать зонасын һәм БСИдагы мәйданнарны очкычлар белән карау нәтиҗәсендә ачыкланган.

– Ул вакытта кар ява иде, шуңа күрә башкарма комитет чүплекләрне 2017 елның апрелендә бетерү турында гарантияле хат биргән иде, – ди Татарстан Экология министрлыгының Кама буе идарәсе башлыгы Наил Гарипов. – Мондый очышлар аена 2-3 тапкыр үткәрелә. Моннан тыш, "Халык контроле" системасына чүплекләрне һәм аларның урыннарын күрсәтеп фотога төшереп җибәргән гражданнарга 1500әр сум акча түләнә. Бу акчалар бюджетка салынган.

Узган ел "Халык контроле" системасына Чаллы буенча 44 хәбәр килгән. Лидерлар рәтендә ике ел рәттән ике Чаллылы булган. Аларны "ЭкоЛидер" бәйгесенә нәтиҗә ясау тантанасына Казанга чакырганнар.

Наил Гарипов әйтүенчә, узган ел экология кануннарының 174 очрагы теркәлгән. Канун бозучыларга 1,45 миллион сум штраф салынган.

Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Фәрит Абделганиев, даими рәвештә чүплекләр булган урыннарга автомобильләрнең номерын теркәп бару өчен видеокамералар куелачагын хәбәр итте. Аннары табигатьне пычратучыларга штраф салыначак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10