ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Ык буе авыллары Сабан туе батыры билгеле булды
Р.Миңнеханов "хәләл" продукциянең җитештерү таләпләренә тәңгәллеген тикшерергә кушты
Казанда Каюм Насыйри турында китап тәкъдим ителде
Журналист Наил Алан туган авылында җирләнде

Җәмгыять

Балтачта "Язгы мәрхәмәтлелек атнасы»нда Донорлар көне үтте

24 апрель 2017, 22:00

Балтачта “Наз” социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнүчеләр өчен түгәрәк өстәл артында донорлар белән әңгәмә уздырды.

(Балтач, 24 апрель, «Татар-информ», «Хезмәт”, Ясминә Шәмсетдинова). Россиякүләм донорлар көне уңаеннан, “Язның мәрхәмәтле атнасы” акциясе кысаларында “Наз” социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнүчеләр өчен түгәрәк өстәл артында донорлар белән әңгәмә уздырды, дип яза район газетасы.

Чараны бүлекчә җитәкчесе Тәнзилә Зәкиева донорларның кирәклеге турында сөйләп башлап җибәрде. Медицина ягыннан кан һәм плазма бирү, анын нинди максатларда кулланылганын бүлекчәнең шәфкать туташы Лимуза Фәхретдинова аңлатты.

Шулай ук әлеге очрашуда мактаулы донорлар Чепья авылыннан Мингазов Радик Мәхмүт улы һәм Кунырдан Сөләймәнов Зәкәрия Вәлиулла улы, тернәкләнүчеләр арасыннан Курмала авылыннан Габделхаков Фоат Кәшип улы, Казан шәһәреннән Айбатов Фәргать Тәлгать улы да катнашты. Алар донор буларак бу хезмәтнең сәламәтлеккә файдалы булуын ассызыклап һәм донорларга бирелгән өстенлекләргә дә тукталдылар.

Әлеге чараны Пыжмара төп белем бирү мәктәбе укучыларының дәвага мохтаҗ, Мәскәү шифаханәсендә давалану курсы узучы Алинә Бариева өчен оештырылган хәйрия концерты дәвам итте. Концертта төрле милләт халкының шаян, дәртле җырлары яңгырады.

Әлеге чаралар катнашучыларның күңелендә мәрхәмәтлелек, бер-береңә ярдәмчел булу хисләрен уятты, аларны хәйрия акциясендә катнашырга чакырды, диелә район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10