ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Мәдәният

Зәйнең "Азаль" вокаль-хореография ансамбле -"Йолдызлык - 2017" фестивале Гран-при иясе

24 апрель 2017, 07:00

Гран-прины коллективка Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин тапшырды.

(Зәй, 24 апрель, "Татар-информ", "Зәй офыклары"). Зәйнең "Азаль" вокаль-хореография ансамбле "Созвездие-Йолдызлык - 2017" фестивале Гран-при иясе  булды, дип яза район газетасы.

Казанда «Пирамида» мәдәни күнел ачу үзәгендә «Созвездие-Йолдызлык» балалар-яшьләр ижатынын телевизион ачык республика XVII фестивале финал Гала-концерты үтте. Быелгы фестиваль финалы без зәйлеләр өчен аеруча куанычлы. Анда фестивальнең төп бүләге - Гран-прины Зәйнең Әлфия Вәлиуллина җитәкчелегендәге “Азаль” вокаль-хореография ансамбле яулады. Коллективнын искиткеч матур чыгышын мәртәбәле жюри әнә шулай иң-иңнәр буларак бәяләде. Бу зур бүләк “Азаль” вокаль-хореография ансамбленен быелдагы икенче зур унышы. Алар “Татнефть”нең “Рухият” фонды тарафыннан оештырылучы “Сандугач сайрар илем” балалар иҗат фестивалендә дә Гран-при ияләре булган иделәр. Зәебез данын күтәрүче ансамбльгә унышлар.

Гран-прины коллективка Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин тапшырды. Фестивальнен тагын бер бүләгенә аерым башкаручылардан Виктория Пузанкова, бию ансамбльлэре арасында «Каприз» хореография ансамбле лаек булдылар. Виктория беренче, "Каприз" икенче урын алды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10