ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Дини гыйлемнәре булмаса да, өлкән буын имамнарын алыштырырга кирәкми - Камил Сәмигуллин

23 апрель 2017, 11:32 , Фото: Салават Камалетдинов

Дини гыйлемнәре булмаса да, өлкән буын имамнарын алыштырырга кирәкми - Камил Сәмигуллин Татарстан мөфтие фикеренчә, имамнар иң беренче чиратта тормышны белергә, кешеләр белән аралашу осталыгына ия булырга тиеш.

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Алёна Низамова) Татарстанның Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин фикеренчә, бүгенге көндә өлкән буын имамнарын алыштырыга кирәкми. Дипломнары булмаса да, имамнар беренче чиратта тормышны белергә, кешеләр белән аралашу осталыгына ия булырга тиеш, дигән фикердә тора ул. Бу хакта ул «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының «Адымнар» тапшыруына биргән интервьюсында белдерде.

Камил хәзрәт сүзләренчә, өлкән буын имамнарының дипломнары булмау сәбәпле, кайберәүләр аларны белемсезлектә гаепли. «Олы яшьтәге имамнарыбыз йолаларыбызны һәм намазга, җеназага килгәндә, аларны башкару тәртибен белеп торалар. Аларны наданнар дип әйтә алмыйбыз», - дип белдерде хәзрәт. Татарстан мөфтие соңгы ике елда имамнарның квалификациясен күтәрү буенча махсус курслар эшләвен әйтте. Әлеге укуларда, Татарстанның төрле районнарыннан килеп, барлык имамнар да диярлек белемнәрен арттырып китә, диде ул.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10