ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Татарстан көрәшчеләре Димитровградта уңышлы чыгыш ясады

22 апрель 2017, 18:59

Татарстан көрәшчеләре Димитровградта уңышлы чыгыш ясады Республика көрәшчеләре исәбендә 11 мөмкинлектән 6 алтын медаль бар.

(Казан, 22 апрель, "Татар-информ"). 22 апрельдә Димитровградта көрәш буенча Идел буе шәһәрләре турниры узды. 16 нчы тапкыр уздырыла торган турнирда 17-18 яшьлек егетләр һәм ир-атлар бил алышты. "Нейтрон" физкультура-сәламәтләндерү комплексында узган ярышларның баш хөкемдар – Ульяновск көрәш федерациясе вәкиле, Россиянең атказанган физик культура хезмәткәре Фәнис Җаббаров җитәкчелегендәге бригада хөкем итте.

Әлеге ярышта Татарстан көрәшчеләр командасы да уңышлы чыгыш ясады: 11 мөмкинлектән 6 алтын медаль яулады. Моннан тыш Татарстан көрәшчеләре исәбендә 1 көмеш һәм 1 бронза медаль дә бар.

17-18 яшьлек егетләр 5 авырлык үлчәвендә бил алышты. Биредә Татарстан көрәшчесе Данис Гәрәев (80 килограмм) – беренче, Нәсим Габидуллин (90 килограмм) – өченче урын яулады.

Ир-егетләр арасында көрәш 6 үлчәү авырлыгында барды. Татарстанның уңышлары мулдан булды: безнең чемпионнар – Ренат Шәйхетдинов (70 килограмм), Фәнил Шәйхетдинов (80 килограмм), Илнар Кәримов (90 килограмм), Эльдар Хәмитов (100 килограмм) һәм Ленар Гатауллин (100 килограммнан югары авырлык). Ир-егетләребездән Ильмир Төхвәтуллин (80 килограмм) көмеш медаль яулады.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10