ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Әлки районы советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре концерт куйды

22 апрель 2017, 01:00

Әлки районы советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре концерт куйды Концерт чыгышларында ике дәүләт теленә дә бердәй әһәмият бирелүе бигрәк тә күңелгә ятышлы булды.

(Әлки, 22 апрель, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Люция Низамиева). 21 апрельдә билгеләп үтелүче һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан район советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре халыкка үзенчәлекле бүләк ясадылар – район мәдәният йортында зур концерт күрсәттеләр. Әлеге кичәгә районның муниципаль хезмәт ветераннарын да чакырып тәбрикләделәр, дип яза район газетасы.

“Җир– уртак йортыбыз” фестивале кысаларында оештырылган әлеге тамашада балалар музыка мәктәбе, үзәк китапханә һәм район мәдәният йорты вәкилләре дә катнашты. Концерт номерларының күпчелеге табигатьне саклау, экология мәсьәләләренә багышланган иде.

Түрәләр-район җитәкчеләренең сәхнәдә чыгыш ясавы игътибарга лаек вакыйга шул, кичәгә халык тамаша залын тутырып килгән иде. Һәм катнашучылар тамашачыларның ышанычын акладылар – бай эчтәлекле, яхшы әзерлекле концерт белән чыгыш ясадылар. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платоновадан башлап, совет һәм башкарма комитетның барлык бүлекләреннән төрле вазыйфалар биләүче хезмәткәрләр сәхнәгә чыгып, төрле жанрларда осталыкларын, талант һәм сәләтләрен күрсәттеләр.

Концертны татар һәм рус телләрендә Мария Платонова һәм район советының бүлек җитәкчесе Лия Мәрдегалләмова җанлы һәм матур итеп алып бардылар. Алар сәнгатьле итеп башкарган шигырь һәм балладаларны да зал йотлыгып тыңлады. Ә Лия Мәрдегалләмова халык алдында тагын бер таланты белән ачылды – ул үзе иҗат иткән, гаҗәеп матур һәм бай тел белән язылган мәсәл һәм юлчылар хезмәтенә багышланган татар һәм рус телләрендәге шигырьләр кичәнең аерым бер бизәге булды, тамашачыларның көчле алкышлары белән бүләкләнде.

Муниципаль хезмәткәрләрнең “Тургай” һәм “Родник” вокаль ансамбльләре башкаруындагы көйләр күңел кылларын бер тибрәтсә, балалар музыка мәктәбе укытучылары – “Йолдызлар симфониясе” Халыкара конкурс-фестивале лауреатларының вокал номерлары һәм халык уен кораллары ансамбле чыгышы серле музыка дөньясына алып кереп китте. Опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Светлана Углева рус һәм чуаш җырларын матур башкаруы белән сокландырды. ЗАГС бүлеге хезмәткәре Рузалия Сафинаның җырлавы, район сәхнәсенең кечкенә “йолдызы” Гадел Гатауллинның артистларча башкару осталыгы да тамашачыларның күңеленә хуш килде. Музыка мәктәбе директоры Алсу Сутягина һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Эльвира Нуруллина К.Меладзеның “Красиво” җыры белән тамаша залын тәмам әсир иттеләр. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре вокаль ансамбле башкаруында “Ак чәчәкләр” җыры (шул исемдәге фильмнан), Илфат Кыямов чыгышлары да искиткеч матур яңгырады.

Биюгә дә осталар икән бит муниципаль хезмәткәрләребез! “Грация” ансамбле кызлары көнчыгыш биюен һәм чуаш халык биюен матур төгәл хәрәкәтләр, музыкальлек һәм пластика белән башкардылар. Килешле матур костюмнар исә һәр номерга аерым бер ямь өстәде.

Сәхнәләштерелгән күренешләр дә тамашаның аерылгысыз өлеше булды. Туфан Миңнуллинның “Айлы кичтә бакчада”, Таҗи Гыйззәтнең “Ташкыннар” әсәрләреннән өзекләрне һәм “Караклар” (“Ограбление”) дигән скетчны тамашачылар бик яратып карады, рәхәтләнеп көлделәр дә, моңсуланып та алдылар. Бу жанрда яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Айрат Вәлиев, район башкарма комитетының бүлек мөдире Динар Галимов, ЗАГС бүлеге начальнигы Энҗе Хәлиуллина, район советы баш хисапчысы Рәйсә Габдуллина, совет хезмәткәре Лилия Толмачева, муниципаль хезмәт ветераны Вайыс Даутов, мәдәният бүлеге начальнигы Рәсимә Гайфуллина балкыдылар.

Концерт чыгышларында ике дәүләт теленә дә бердәй әһәмият бирелүе бигрәк тә күңелгә ятышлы булды. Районда үткәрелә торган барлык чараларда да бу принцип төгәл саклансын иде, диелә район хәбәрендә.

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10