ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Театр тәнкыйтьчеләре Чаллы курчак театры спектакле премьерасын карадылар
Төмәннең "Дусларга сукмак" программасында себер татарлары әкиятләре яңгырый башлаган
Мәскәү бүген Сабан туен бәйрәм итә
Минтимер Шәймиев Болгарда чәй музеенда самавыр кайнату турында сөйләде
Армия генералы Мәхмүт Гәрәевның вафаты турындагы мәгълүмат кире кагылды

Җәмгыять

Әтнәнең "Тукай" ААҖ идарәчесе Гомәр Гатауллин: “Бүтән юлны сайламас идем”

22 апрель 2017, 02:00

Әтнәнең Ул “Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеменә лаек.

(Әтнә, 22 апрель, “Татар-информ”, “Әтнә таңы”, Фәридә Филатова). Гөлләр кебек кешеләрнең дә, туган илләрендә яшәп, үз җирләрендә, үз туфракларында хезмәтләренең тәмен тоеп, нәтиҗәсен күреп яшәүчеләре күпкә бәхетле була торгандыр, минемчә. Читтә яшәп, дан – дәрәҗәләргә ирешкән, әмма гомере буе туган җирен сагынып яшәгән, җаны-тәне белән гап- гади авыл баласы булып калганнар да байтак. Юкка гына чит илләрнең солтаны булганчы, үз илеңнең олтаны бул димәгәннәр борынгылар, дип яза районның “Әтнә таңы” гзетасы.

“Тукай” ААҖнең идарәчесе Гомәр Гатауллинның да язмышы туган туфрак, туган җир белән бәйле булачагы алдан ук язылып куйган була, күрәсең. 1964 елда, гади колхозчылар гаиләсендә, ике кыздан соң көтеп алынган малай булып дөньяга килә Гомәр. Сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң, озак уйлап тормый, документларын Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының механика бүлегенә илтеп тапшыра. Урта сыйныфларда укыганда ук спортны яраткан, бигрәк тә чаңгы белән җенләнгән егеткә техникумның физкультура укытучысы Мансур абый Сафинның “Әйдә безгә кер”, дип кыставы да үзенә күрә бер этәргеч була күрәсең. Техникумны тәмамлаганнан соң, берара “Тукай” колхозында шофер да булып эшләп ала ул. Тик озак түгел, егетне армия сафларына алалар. Өч ел Тын Океан диңгезендә, флотта хезмәт итә. Армиядән кайткан елны үзе укыган техникумда физкультура укытаучысы булып эшли башлый. Читтән торып Казан дәүләт педагогия институтының спорт факультетына укырга керә. Бер уйласаң - тормыш көйләнгән, эш бар, уку бара. Гомер буе шул көйгә генә барыр дип уйлыйсың да, юк шул, язмышның сиңа үз планнары. 1990 елда Гомәрне кабат “Тукай” совхозына эшкә күчерәләр. Башта партоешма секретаре, аннан соң профсоюз оешмасы җитәкчесе булып эшли. 1994 елда “Тукай”ның Олы Әтнә бригадасына идарәче итеп билгелиләр. Әнә шул вакыттан бүгенге көнгә кадәр шул урында хезмәт куя Гомәр Гатауллин. Эшләү дәверендә күпме кеше белән аралашырга, күпме җитәкче кул астында эшләргә туры килгән аңа. Сабыр булуы, максатка бару юлында читкә тайпылмавы, үз эшенә тугры калуы һәрчак ярдәмгә килгән. Ә бит кеше белән эшләүләре бер дә ансат түгел. “Элегрәк халык белән эшләве күпкә җиңелрәк иде – кешеләр үз эшләренә карата таләпчән иде, эшкә салкын карау сирәк иде. Билгеле, хәзер дә төрлесе очрый. Тырыш, эшне җиренә җиткереп башкаручыларга һәрчак хөрмәт белән карыйм”,- ди үзе бу хакта. Эшендә генә түгел, гаиләсендә дә зур терәк- кадерле, хөрмәтле кеше ул. Тормыш иптәше Дилә белән тормыш коруларына быел утыз ел була. Ике балага тормыш бүләк итеп, олы юлга чыгарып җибәргәннәр. Уллары башта техникум, соңрак авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлап Казан шәһәрендә яши, эшли. Өйләнгән, якыннарын онык белән дә сөендерергә өлгергән. Кызлары исә КФУның инглиз теле һәм хокук бүлегендә белем ала. Әти-әнисенең дә үзләре белән бергә яшәүләре, кирәк чакта терәк булып торулары да үз ролен уйнамый калмагандыр. Хуҗалыкта эш таң атканчы башлана, кояш баткач та бетмәскә мөмкин. Җәйләрен бигрәк тә. Әле бит өйдәге эшләрне дә тавык чүпләп бетерә торган түгел – малы бар, бакчасы. “Әнә шул чакта Диләгә өлкәннәр бик ярдәм итте. Өйдәге барлык эшләрне бергәләп башкарып куялар иде”, - ди Гомәр. - Яшьләр хәзер әти-әниләр белән яшәүне бик өнәп бетермиләр. Тизрәк үз ояларын булдырасылары килә. Сездә андый уйлар булмадымы?- дип кызыксынам. “ Тормыш булгач төрле хәлләр була. Өйдә өлкәннәр булу бик зур таяныч ул. Эш булсынмы, бүтәнеме – иң беренче алар ярдәмгә килде. Әле дә киңәшчеләребез алар безнең. Балалар үскәндә дә бик булыштылар. Зарланмадылар, күпсенмәделәр- бик рәхмәтле без аларга”.

Күпсанлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары иясе булган Гомәр Гатауллин өчен быелгы ел тагын да куанычлырак башланды. Ул “Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеменә лаек булды. Тормышның тәмен тоеп, туган һәр көнгә ышаныч белән карап яши Гомәр. Яшьләргә дә авылда калудан курыкмаска киңәш итә. “ Авыл хуҗалыгында бүгенге көндә яшь белгечләр бик кирәк. Хәзер авыл җирендә төпләнеп эшләү өчен бөтен шартлар тудырылган. Хөкүмәт грантлар бирә - яшә дә эшлә генә. Эшләп кеше үлми. Хезмәтенә күрә акчасын да түлиләр. Хезмәт хакы хәзер начар түгел. Курыкмагыз – килегез”,- ди ул. Үзе дә гомерен авыл хуҗалыгына багышлавы белән горурлана. “Авыл җирендә яшәп калганыма беркайчан да үкенгәнем булмады. Аллага шөкер – эшем булды. Танышларым, дусларым – бар да шушы җир белән бәйле. Яңабаштан башлыйсы булса да, бүтән юлны сайламас идем”,- ди. Тормышта үз юлын тапкан, чын җир кешесе булган Гомәр Гатауллинга киләчәктә дә уңышлар гына телисе килә, диелә район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10