ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Татар теле һәм әдәбияты буенча V халыкара олимпиаданың Гран-при ияләре мәгълүм булды

21 апрель 2017, 13:45 , Фото: Александр Эшкинин

Татар теле һәм әдәбияты буенча V халыкара олимпиаданың Гран-при ияләре  мәгълүм булды Бүләкне аларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

(Казан, 21 апрель, "Татар-информ", Лилия Локманова). Татар теле һәм әдәбияты буенча V халыкара олимпиаданың Гран-при ияләре мәгълүм булды.

Бүләкләү тантанасы бу минутларда "Баскет-холл" комплексында бара. Әлеге бүләккә Накамура Мидзуки (Япония) һәм Ризәлә Йосыпова (Татарстанның Саба районы) лаек булды. Бүләкне алар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан кабул итеп алды. Мәгълүм булганча, халыкара олимпиададаның финал өлешендә 500дән артык кеше катнашты. Алар Татарстан районнарыннан, Россиянең 25 төбәгеннән һәм 13 чит илдән җыелды.

Олимпиада по татарскому языку и литературе


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10