ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Зәйдәге торак йортта газ шартлауның башлангыч сәбәбе билгеле булды
Рөстәм Миңнехановка Зәйдәге гадәттән тыш хәл турында соңгы мәгълүматлар хәбәр итеп торыла
Зәйдә газ шартлаган йорттан кешеләрне күчерделәр
22 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы быел 47 механик әзерләп чыгара

Җәмгыять

Атна эчендә Казанда 391 бала туган

21 апрель 2017, 07:18

Казанның иң яшь анасына 17 яшь булса, иң өлкәненә - 42.

(Казан, 21 апрель, "Татар-информ"). Узган атнада Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 391 бала (191 малай һәм 200 кыз) тууы теркәлгән. Бу закта Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе хәбәр итә.

Казанның иң яшь анасына 17 яшь булса, иң өлкәненә - 42. Иң яшь әтигә 20 яшь булса, иң өлкәненә - 49. Туган вакытта минималь һәм максималь бала авырлыгы күрсәткечләре - 780 һәм 4600 грамм.

Атна дәвамында иң еш кушылган исемнәр: Полина, Илья, Ева, Дарья, Тимур, Амалия, Кәрим. Сирәк кушылган

Шушы ук чорда Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 119 пар никахларын рәсмиләштергән. Иң яшь кияү белән кәләшкә - 18-шәр яшь булса, иң өлкәннәренә – 72 һәм 77 яшь.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10