ҺАВА ТОРЫШЫ +30 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Сургут Сабан туенда Әлмәт спортчысы Рөстәм Йосыпов батыр калган
Д.Фәттахов Казан шәһәре файдасына башкарган мактауга лаеклы хезмәте өчен бүләкләнде
Төркиядә 24 июньдә узган сайлауда демократия җиңде - Рәҗәп Тайип Эрдоган
Филармония бакчасында дүртенче хәйрия концерты оештырылды
Минзәлә театры “Сүнгән йолдызлар” спектаклен куярга әзерләнә

Мәдәният

Чаллы театры Зифа Кадыйрованың бер әсәрен уйнап, икенче әсәрен куярга акча җыя алган

21 апрель 2017, 11:08

Чаллы театры Зифа Кадыйрованың бер әсәрен уйнап, икенче әсәрен куярга акча җыя алган  Спектакль язучының “Сөмбел” китабы буенча куела һәм “Сагынырсың, мин булмам” дип атала.

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Халык соравы буенча Чаллы татар дәүләт драма театры Зифа Кадыйрованың икенче әсәрен сәхнәләштерә башлый. Спектакль язучының “Сөмбел” китабы буенча куела һәм “Сагынырсың, мин булмам” дип атала.

“Без Зифа Кадыйрова әсәре буенча куелган “Язмыш сынавы” спектаклен күрсәтеп, икенче куелышка акча туплый алдык, - дип сөйләде театр директоры Рашат Фәйзрахманов “Татар-информ” хәбәрчесенә. – Инде сценарий әзер, аны Зифа Кадыйрова үзе дә карап чыкты. Эшне башларга торабыз”.

Сценарий авторы – драматург Хәбир Ибраһим. Спектакльне Казан дәүләт яшь тамашачы театры артисты, театр һәм кино режиссеры Илфат Камалиев сәхнәләштерә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10