ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Эльмир Низамов Чемпионатка багышлап “Футбол тубы” җырын язган
Татарстан Иҗтимагый палатасының яңа әгъзалары билгеләнде
Чаллыда ике яшьлек кызын ачлыктан интектергән анага штраф салганнар
Татарстан депутатлары Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгын үзгәртү тәкъдимен хуплады
Дәүләт Советында, каникулга кадәр, язгы сессиянең соңгы утырышы башланды

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда шәһәрара автобус һәм зур йөк транспорты хәрәкәтенә чикләү кертелде

20 апрель 2017, 21:19

Татарстанда шәһәрара автобус һәм зур йөк транспорты хәрәкәтенә чикләү кертелде Транспорт чараларына карата вакытлыча чикләү яңадан хәрәкәтне рөхсәт итү турында күрсәтмә булганчы көчендә кала.

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда 20 апрельнең 17.00 сәгатеннән башлап шәһәрара автобус һәм зур йөк транспортларына карата хәрәкәт чикләнде, дип хәбәр итә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе иадәрәсе матбугат хезмәте.

«Начар метеорологик һәм юл шартлары барлыкка килү белән бәйле, юл хәрәкәтенең иминлеген тәэмин итү максатыннан, 2017 елның 20 апреленнән 17 сәгатьтән башлап шәһәрара пассажир автобуслары һәм 18 сәгатьтән зур йөк транспорт чараларына карата федераль һәм төбәк әһәмиятендәге юлларда хәрәкәтне вакытлыча чикләү яңадан йөрергә күрсәтмә булганчыга кадәр дәвам итә», - диелә Татарстан буенча Дәүләт автоинспекция хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10