ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Ык буе авыллары Сабан туе батыры билгеле булды
Р.Миңнеханов "хәләл" продукциянең җитештерү таләпләренә тәңгәллеген тикшерергә кушты
Казанда Каюм Насыйри турында китап тәкъдим ителде
Журналист Наил Алан туган авылында җирләнде

Татар дөньясы

Чабаксар Сабан туе Федераль Сабан туе белән бер көндә үткәреләчәк

20 апрель 2017, 17:18

Чабаксар Сабан туе Федераль Сабан туе белән бер көндә үткәреләчәк Чувашиянең республикакүләм Сабан туе быел 13 майда Чабаксарның "Лакреев урманы" паркында узачак.

(Казан, 20 апрель, "Татар-информ"). Быел Чувашия Республикасында Сабан туе Федераль Сабан туе белән бер көндә – 13 майда узачак. Мәгълүм булганча, 2017 елда федераль дәрәҗәдәге татар милли бәйрәме 12-13 майда Әстерханда үтәчәк. Чабаксар шәһәре хакимияте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Чувашиянең республикакүләм Сабан туе быел да “Лакреев урманы” паркында оештырылачак.

Чабаксар хакимиятендә Сабан туена әзерлек мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә хәбәр ителгәнчә, бәйрәмдә традицион милли уеннар һәм ярышлар, көрәш, Татарстан һәм Чувашиянең халык һөнәрчеләре хезмәтләре күргәзмә-ярминкәсе, фольклор коллективлар чыгышлары көтелә. 

Чуашстанда йөздән артык милләт вәкиле гомер кичерә, республиканың Татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов искәрткәнчә, милли бәйрәмнәр милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытырга ярдәм итә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10