ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Минтимер Шәймиев Баш казыйның гаиләләрне ишәйтү кирәклеге турындагы сүзен хуплады
Әгерҗедә шәһәр Башкарма комитетына яңа җитәкче билгеләнде
Аксубайда, яшен сугып, өч катлы торак йортның түбәсенә ут капкан
Казанда яшәүче 100 яшьлек Закирә Габитова юбилеен билгеләп үтте
Италиядә яшәүче ир белән хатын велосипедта Түбән Камага кадәр барып җиткән

Авыл

Актанышта терлекчелек тармагындагы I квартал нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә үтте

20 апрель 2017, 02:00

Актанышта терлекчелек тармагындагы I квартал нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә үтте Беренче квартал нәтиҗәләре буенча "Ат" сыны "Әнәк" агрофирмасына тапшырылды. II урында – "Башак" хуҗалыгы.

 (Актаныш, 20 апрель, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Рүзилә Хәсәнова). Актанышта терлекчелек тармагындагы I квартал нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә үтте, дип яза район газетасы.

Терлекчелек тармагы буенча хуҗалыклар елның беренче кварталын уңышлы төгәлләделәр, дияргә була. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисовның чыгышында китерелгән саннар да моңа дәлил. Идарә җитәкчесе бу юлы чыгышын финанс мәсьәләләреннән башлады. Чөнки хуҗалыкларга бәяне нәкъ менә шулардан чыгып бирәбез дә.

Район буенча 2017 елның I кварталында терлекчелек тармагыннан барлыгы 482 миллион 202 мең сумлык бәя хисабында продукция җитештерелде, бу узган елга караганда 123 процентка үсештә. Акча кереме дә узган елның шул чорына караганда 121 процентка артыграк булып, 578 миллион 15 мең сум тәшкил итә. Аның 80 проценты терлекчелеккә туры килә. Хуҗалыкларның терлекчелек продукциясе сатудан кергән акча динамикасына күз салсак, "Чиялек", "Ташкын", "Башак", "Нигез", "Чишмә" хуҗалыклары, "Әнәк" агрофирмасы алгы сафларда, алар узган елның шул чоры белән чагыштырганда 170-137 процент үсеш биргәннәр.

Агымдагы елның беренче кварталында район хуҗалыкларында барысы 134970 центнер сөт җитештерелгән, бу узган елның шул чорына караганда 5650 центнерга күбрәк. Бер сыерга уртача 1230 килограмм туры килә. Сөт җитештерү буенча "Әнәк", "Актаныш" агрофирмалары, "Таң", "Башак" хуҗалыклары яхшы эшләгән. Ә Нур Баян исемендәге хуҗалык кварталны узган елга караганда минус белән төгәлләгән.

– Сөт җитештерү буенча без әлегә республикада 6 нчы урында торабыз. Cөт базарында көндәшлек артканнан-арта бара. Безгә хакимият башлыгы көнгә 200 тонна сөт җитештерү бурычы куйган иде. Моңа чыгу өчен мөмкинлекләр бар. Бары тик малларны тиешенчә тәрбияләргә генә кирәк. Көнгә 64 сумлык азык биргән сыер белән 157 сумлык биргәненең продукция җитештерүчәнлегенең бердәй булмавы көн кебек ачык бит, – диде Дәниф Харисов.

Таблицадагы саннардан да күренә ул. "Әнәк" агрофирмасы сөтбикәләре көнгә – 157,3, СПСК "Агыйдел"неке – 131,9, Нур Баян исемендәге хуҗалыкныкы 121,1 сумлык ризык ашаганда, "Таң", "Нигез", "Башак" хуҗалыкларыныкылар 64,1-85,6 сумлык ризык белән канәгатьләнергә мәҗбүрләр. Бу саннар инде, әлбәттә, ферма мөдирләренең эш күрсәткеченә дә тәэсир итми калмый. "Әнәк" агрофирмасының Раян Әминов җитәкләгән Кыркаентүбә фермасында бер сыер көнгә – 19,8, Рәзит Насыйров җитәкләгән Әтәс фермасында – 17,1, Юныс Шәрәфиев җитәкләгән Түке фермасында – 16,7, Әбелкаис Галимов җитәкләгән Яңа Кормаш фермасында 16,3 килограмм сөт бирсә, "Алга" хуҗалыгының Илгиз Хәсәнов җитәкләгән Чуракай фермасында бу күрсәткеч – 11,2, "Эконом" хуҗалыгының Фидат Исламов җитәкләгән Табанлыкүл фермасында – 11,3, "Нигез" хуҗалыгының Фәһим Гарифҗанов җитәкләгән Аеш фермасында 11,3 килограмм гына.

– Терлекләрне җан асрау өчен генә ашатмагыз. Үзегезнең сыерларның сөт бирүчәнлеген арттырыгыз, яки читтән күп сөт бирүче таналар алырга туры киләчәк, – дип, үз фикерен җиткерде район башлыгы Фаил Камаев.

Быелның беренче кварталында ит җитештерүдә узган елның шул чорына караганда 300 центнерга артыклык булып, 13167 центнер тәшкил иткән. Бер баш терлеккә 64,2 килограмм туры килә. Тәүлеклек үсеш – 713 грамм. Моны Дәниф Харисов район буенча уңай яктан бәяләсә дә, хуҗалыклар арасында чуарлыклар шактый. Ит җитештерү буенча Нур Баян исемендәге хуҗалык, "Әнәк" агрофирмасы, "Башак", "Тамыр", "Эконом" хуҗалыклары алгы сафта атлый. Ә СПСК "Агыйдел", "Чиялек", "Нигез", "Саф" хуҗалыклары бу тармакта шактый калыша. Үсеш буенча ферма мөдирләренең эш күрсәткечләренә күз салсак, "Нур" хуҗалыгының Фәндүс Шәйхелмәрдәнов җитәкләгән Мерәс фермасындагы маллар тәүлегенә 978 грамм, Нур Баян исемендәге хуҗалыкның Назыйф Шәйхелмәрдәнов җитәкләгән Пучы фермасында – 898, "Әнәк" агрофирмасының Раян Әминов җитәкләгән Кыркаентүбә фермасында – 862, "Ташкын" хуҗалыгының Азат Галиев җитәкләгән Яңа Байсар фермасында – 845, "Башак" хуҗалыгының Нурания Габдуллина җитәкләгән Иске Әлем фермасында терлекләр 820 грамм үсеш бирсә, "Янаул" хуҗалыгының Миңнегөл Гардеева җитәкләгән Татар Суыксуы фермасы маллары тәүлегенә нибары 407, "Нур" хуҗалыгының Ильяс Маликов җитәкләгән Куян фермасы терлекләре 449 грамм гына үсә.

Югары продукция алуда терлекләрнең баш саннары мөһим роль уйный.

1 апрельгә район хуҗалыкларында 33625 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Квартал эчендә "Актаныш" (225), "Әнәк" агрофирмалары (102), "Ташкын" (35), "Наратлы" (31), "Башак" (21), "Нигез" (17) хуҗалыклары терлекләрнең баш саннарын арттырса, "Алга", "Саф", "Таң", "Эконом", Нур Баян исемендәге хуҗалыкларда ул шул килеш калган. "Тамыр" (-32), "Нур" (-12), СПСК "Агыйдел" (-4), "Чиялек" (-1) хуҗалыкларында, киресенчә, кимегән.

Дәниф Харисов терлекләрне каплату буенча да җентекле анализ ясады. Бу юнәлештә начар эшләүче хуҗалыкларның белгечләренә шактый гына шелтә сүзләре ишетергә туры килде.

Ел башыннан 3912 бозау алынган, узган елның шул чорына караганда 243 башка күбрәк. Бозау алу буенча "Актаныш", "Әнәк" агрофирмаларының, "Алга", "Нигез", "Нур", "Таң", "Чиялек", "Башак", "Тамыр", Нур Баян исемендәге хуҗалыкларның эшчәнлеге яхшы.

Идарә җитәкчесе хезмәткәрләргә түләнүче хезмәт хакларына да тукталды. Әлеге исемлектә беренче урында "Әнәк" агрофирмасы тора. Аларда бер хезмәткәргә айлык хезмәт хакы уртача 21 мең 500 сум тәшкил итә. "Чишмә" хуҗалыгында – 19 мең 800 сум, "Актаныш" агрофирмасында – 19 мең 600 сум, Нур Баян исемендәге хуҗалыкта 18 мең 500 сум булса, "Алга" хуҗалыгы хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы – 12 мең 600 сум, "Чиялек" хуҗалыгында 13 мең сум, "Янаул" да 13 мең сум гына.

– Хезмәткә тиешенчә түләмәгәч, ул эшчеләрдән нинди югары күрсәткеч таләп итеп була? Бу очракта түләвенә карата эше диясе генә кала, – дип, шелтә сүзләрен җиткерде Фаил Камаев.

Беренче квартал нәтиҗәләре буенча "Ат" сыны "Әнәк" агрофирмасына тапшырылды. II урында – "Башак" хуҗалыгы, диелә район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10