ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда футбол мундиале кысаларында, Казан Кремлендә дини музыка концерты була
“Балкыш” фестивале лауреатлары Филармония бакчасында хәйрия концерты уздыра
Татарстан баш приставы урынбасары итеп Әнвәр Закиров билгеләнде
Татар дәүләт филармониясе хәйрия концертларында бер миллион сумнан артык акча җыярга уйлый
Казанда дөнья чемпионатында 200гә якын халык фольклор коллективы чыгыш ясаячак

Җәмгыять

Иске Чүпрәле авылы үзгәрәчәк

20 апрель 2017, 06:00

Иске Чүпрәле авылы үзгәрәчәк Районда соңгы өч елда өч парк төзекләндерелде.

(Чүпрәле, 20 апрель, "Татар-информ", "Туган як", Гөлия Фәизова). Татарстанда соңгы ике елда паркларны,скверларны, елга буйларын төзекләндерү буенча күләмле эш алып барыла. Шушы вакыт эчендә генә дә республика буенча 189 ял итү урыны файдалануга тапшырылган. Агымдагы елда иҗтимагый киңлекләр үсеше программасы кысаларында Иске Чүпрәле авылы территориясен дә комплекслы үстерү концепциясе эшләнәчәк, дип яза районның "Туган як" газетасы.

Әлеге эш Мәскәү архитекторлары һәм республика белгечләре белән берлектә тормышка ашырылачак. "Язгы марш" дип аталган бу архитектура воркшопының авторлары булып Мәскәүнең архитектура мәктәбе һәм Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман тора.

Воркшоп-ул "коллектив остаханә" дигәнне аңлата. Ягъни бертөркем республика проектчы-архитекторлар командасы быел Яшел Үзән, Алабуга, Бөгелмә, Югары Ослан, Иске Чүпрәле һәм Саба районына юл тотачак. Тәҗрибәләр уртаклашу урыны –Иннополис шәһәре. Үткән шимбә шундый очрашу район Башкарма комитеты бинасында узды.

Остазлар командасы районга Мәскәү шәһәрендәге «UNK project» архитекторлык бюросы җитәкчесе, "Лужники" стадионын, "Сколково" технопаркын һәм башка күп кенә алдынгы проектларны тормыша ашыру буенча конкурсларда җиңү яулаган Юлий Борисов җитәкчелегендә аяк бастылар. Очрашу район башлыгы Александр Шадриков белән сөйләшүдән башланды.

Чарада шулай ук, район Башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов, аның инфрастуктура үсеше буенча урынбасары Алексей Полшков һәм Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамиль Низамов та катнаштылар.

Юлий Борисов чараны оештыручылар алдында өч бурыч куелуын ассызыклады: җирле архитекторларга процесска керергә ярдәм итү; конкрет участокларны эшләргә яраклаштыру; гомуммәдәни – иҗтимагый киңлекләрне проектлауны пропагандалау, ландшафт архитектурасын үстерү, җәмәгатьчелек, район җитәкчелеге игътибарын ял итү урыннарын оештыру проблемасына җәлеп итү.

-Без идеяләр, яңа фикерләр, методикалар тәкъдим итәбез. Ягъни ял итү урыннарында үз күзаллавыбызны җиткерәбез. Киләчәктә безнең бу фикерләребез территорияне төзекләндерү эшендә файдалы булыр дип ышынып калабыз һәм әлбәттә тормышка ашырылыр, дип уйлыйбыз, -диде Юлий Борисов. Ул, шулай ук, районда бу юнәлештә башкарылган эшләр белән кызыксынды.

Районда соңгы өч елда өч парк төзекләндерелде. Бу: Чыгарылышлылар, Дементьев исемендәге һәм Геройлар аллеясы паркы. Бүгенге көндә район үзәгендәге амфитеатрны куллануга тапшыру буенча зур эш алып барыла.

-Амфитеатрны төзү - ике мөһим мәсьәләне хәл итүне күздә тота. Беренчедән әлеге урын мәдәни ял итү урыны, икенчедән елга ярын ишелүдән саклау чарасы да булачак,-диде Александр Шадриков.

Район башлыгы, шулай ук, яшьләрне районга кайтару буенча да ял итү урыннарын булдыру өстенлекле юнәлешләрнең берсе икәнлеген әйтте. Үз мисалында һәр кешенең туган җирендә хезмәт куярга тиешлеген җиткерде. "Бәхетне нәрсәдә күрәсез" дигән сорауга: "Милли, икътисади-социаль юнәлешләрдә тотрыклылык булуда" дип белдерде.

Команда алдында район үзәге территориясен өйрәнү, аның гомуми струтурада нинди урын алып торуын һәм шуңа бәйле рәвештә нинди үзгәрешләр кертеп булачагын ачыклау бурычы торды. Белгечләр өч төркемгә бүленеп, паркларда, елга буйларында булдылар.

Иске Чүпрәле авылы территориясен ничек итеп күзаллаулары, нинди үзгәрешләр кертеп булачагын алар Иннополис шәһәрендә узачак йомгаклау чарасында проект итеп яклаячаклар, диелә район хәбәрендә.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10