ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Кеше шигырьгә сусаган, ләкин ул затлы, зәвыклы шигырьне аралап ала белми - Луиза Янсуар

19 апрель 2017, 13:27 , Фото: Султан Исхаков

Кеше шигырьгә сусаган, ләкин ул затлы, зәвыклы шигырьне аралап ала белми - Луиза Янсуар Затлы, зәвыклы, катлаулы фәлсәфәсе булган шигърияткә халык авыррак үтеп керә, ди шагыйрә.

 (Казан, 19 апрель, "Татар-информ"). Шигырь - популяр, кеше шигырьгә сусаган, ләкин күпчелек очракта затлы, югары зәвыклы шигырьне аралап ала гына белми, дип саный Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Луиза Янсуар. Бу хакта ул "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында белдерде. 

"Бүген социаль челтәрләрдә һәркем шигырь язып элә һәм аларны үзенең битенә күчереп ала. Әмма алар арасында чын шигырь дигәне бер 20 процентлап булырга мөмкин", - ди шагыйрә.

"Мин берничә ел дәвамында социаль челтәрләрдә “Татар поэзиясе” дигән сәхифә алып барам. Көнгә егермешәр - егерме бишәр пост элеп барган вакытта бик күпләр андагы шигырьләрне үз битләренә күчереп алалар иде. Туган көн турында, әти-әнигә багышланган, тематик шигырьләр сорыйлар иде. Затлы, зәвыклы, катлаулы фәлсәфәсе булган шигърияткә авыррак үтеп керәләр, билгеле, ләкин ул беркайчан да масса өчен булмады. Масса өчен булганда, мәйданнардан, “Лужники” стадионнарыннан яңгыраган вакытта да аның катлаулысы түгел, ә менә шундый "бәреп"торганы халыкка баштарак барып җитә", - дигән фикер әйтте Луиза Янсуар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10