ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Ютазы районына өч тапкыр Европа чемпионы килде

19 апрель 2017, 01:00

Ул - “Россиянең иң яхшы узышчысы” Тимур Тимерҗанов.

(Ютазы, 19 апрель○, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Роза Искәндәр). Күптән түгел Ютазы районында зур чара узды – Урыссу интернат-мәктәбе укучылары һәм картингчылар берләшмәсе, шулай ук Балалар район думасы әгъзалары белән очрашуга Россия автоузышчысы Тимур Тимерҗанов килеп китте, дип яза район газетасы.

Әлеге очрашуның инициаторы - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов башлангычы астында эшләүче яшь буынга һәм социаль инициативаларга ярдәм күрсәтүнең “БлагоДарение” хәйрия фонды. Шуны исегезгә төшерәбез, Фодның төп максаты булып яшь буынга ярдәм, халыкның якланмаган катлауларына булышлык итү тора. Бу турыда үзенең чыгышында Хәйрия фонды директоры Рузилә Шәймәрданова хәбәр итте.

Укучылар район кунакларына үзләрнең иң яхшы концерт номерларын күрсәтте. Соңыннан Атказанган спорт мастеры, ралли-кросс буенча Ауропаның өч тапкыр чемпионы, кышкы трек узышлары буенча Россия кубогы иясе һәм “Россиянең иң яхшы узышчысы” Тимур Тимерҗанов залдан бирелгән сорауларга җавап бирде: иң кызыклы сорауны биргән укучы, спортчының кепкасына лаек булды. Яшь сәләтләрне бүләкләү якты, истә калырлык вакыйга булды. Шуны исегезгә төшерәбез, “БлагоДарение” фонды 20 марттан 13 апрельгә кадәр Баулы һәм Ютазы районнарындагы үз дуслары арасында “Супер-машина” темасына балалар рәсемнәре конкурсы уздырган иде. Тимур Тимерҗанов жюри рәисе булды. Бәйгедә 80 кеше катнашкан һәм һәрбер эш үзенчә яхшы иде. Әмма конкурс – конкурс инде һәм анда һәрвакыт яхшылардан яхшылары билгеләнә. Алар чемпион кулыннан дипломнарны рәхмәт хисләре белән кабул итеп алды. Тимерҗанов шулай ук Айрат Насыйров җитәкчелегендәге“Картинг” буенча әйләнәле ачык узышларда чыгыш ясаучыларга мактау грамоталары тапшырды. Чемпионның үзенә Урыссу интернат-мәктәбе укучысы Илья Богданов рәсем бүләк итте.


Чара ахырында Тимерҗанов белән фотосессия үткәрелде һәм чемпион автографын куеп, фотосурәтләрен таратты. Автографлы фото алырга теләүчеләрнең чираты кимемәс кебек тоелган иде. Укучылар спортчыны әйләндереп алдылар, Тимерҗанов үзе дә игелекле һәм күтәренке кәефле иде, балалар белән бергә фотокамерага карап ихлас елмайды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Джанна Волкова район башлыгы һәм шәхсән үзе исеменнән безнең муниципалитет белән конструктив хезмәттәшлек итүләре һәм тулаем үсеп килүче буынга, аерым алганда, үзенчәлекле балаларга булышлык итүләре өчен кунакларга рәхмәт белдерде. Малайларның һәм кызларның чемпион белән җанлы аралашуы бер фикергә инандырды: һәркемнең үз каршылыкларны җиңү планкасы бар, әмма аңа юл барысыныкы да бертөрле – югарыга һәм берничек тә авыш юлдан түбәнгә түгел, диелә район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10