ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
“Мерседес” бәрдергән 8 яшьлек малай хастаханәдә үлгән
Волонтерларга күбрәк нинди сораулар буенча мөрәҗәгать итүләре билгеле булды
Түбән Карамалыда янгында бала һәлак булган
И.Метшин, ДЧ финалының 1/4 өлешендә Россия катнашса, матчка барырга тырышачагын әйтте
Түбән Камада экскаваторның өч машинаны бәрдергәнен видеога төшергәннәр

Фән һәм мәгариф

Әлмәт районы башлыгы киләчәкне кайгырта

19 апрель 2017, 04:00

Әлмәт районы башлыгы киләчәкне кайгырта Район башлыгы студентларны районда яшь белгечләргә каралган социаль ярдәм күрсәтү мөмкинлекләре, чаралары белән таныштырды.

 (Әлмәт, 19 апрель, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары").  Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин КФУның педагогика юнәлешендә белем алучы студентлары белән очрашты, дип яза район газетасы.

Аралашу-танышуның төп максаты яшьләрне үзебезнең районга эшкә чакырудан гыйбарәт иде. Бүген Әлмәт мәктәпләре аерым төр белгечлекләр буенча укытучыларга кытлык кичерә. Район башлыгы студентларны районда яшь белгечләргә каралган социаль ярдәм күрсәтү мөмкинлекләре, чаралары белән таныштырды, Әлмәтнең яшь укытучылар ассоциациясе вәкиле Мария Сыркина эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ахырдан районның мәктәп директорлары А.М. Бутлеров исемендәге Химик институтның чыгарылыш студентларына эшкә юллама бирү чарасында катнашты.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10