ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Дин

Хәләл индустрияне үстерүдә министрлык-ведомстволар белән элемтәләр урнаштырылачак – мөфти

18 апрель 2017, 15:48

Хәләл индустрияне үстерүдә министрлык-ведомстволар белән элемтәләр урнаштырылачак – мөфти “Нәзарәтнең “Хәләл” комитеты җитештерүчеләргә ислам дөньясы вәкилләре белән профессиональ элемтәләр урнаштырырга ярдәм итә ала”, - ди Камил Сәмигуллин

(Казан, 18 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Хәләл индустриясен үстерү максатында, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте министрлык һәм ведомстволар белән элемтәләрне киңәйтүне ниятли. Бу хакта кичә Татарстан мөселманнарының VII корылтаенда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин белдерде.

“Россиядә ислам үсешен хәләл индустриясеннән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Татарстанда әлеге даирәне үстерүдә “Хәләл” стандартлары комитеты мөһим роль уйный. Хәләл комитеты, якын һәм ерак чит илләргә, Фарсы култыгына һәм Якын Көнчыгыш илләренә республикада җитештерелгән хәләл продукциянең экспортын үстерү максатыннан, “Хәләл Агро Трейд” сәүдә йорты проектын тормышка ашырды. Медицина учреждениеләре өчен ислам кануннары буенча хезмәт күрсәтү стандартлары әзерләнде һәм гамәлгә кертелде. Хәләл индустриясен үстерү максатында, без хезмәттәшлекне Икътисад, Сәнәгать һәм сәүдә, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, Мәгариф һәм фән министрлыклары, Сәүдә-сәнәгать палатасы, Роспотребнадзор идарәсе, Туризм буенча Дәүләт Комитеты белән дә урнаштырырга кирәк дип саныйбыз”, - дип белдерде мөфти.

“Нәзарәтнең “Хәләл” Комитеты Россиядә зур абруй казанган оешма буларак билгеле. Шуңа карамастан, предприятиеләр еш кына төрле шикле консультантлар һәм сертификатлаштыру оешмаларына мөрәҗәгать итә. Алар исә сертификатны теләсә нәрсәгә бирергә әзер, хәтта сыраны хәләл дип билгели ала. Безнең комитет исә сертификат биреп кенә калмыйча, җитештерүчеләргә ислам дөньясы вәкилләре белән профессиональ элемтәләр урнаштырырга ярдәм итә ала”, - диде Камил хәзрәт.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10