ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Энгель Фәттахов Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы составыннан чыгарылды
20 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов Путинга Универсиаданың спорт мирасын куллану турында сөйләде
Самара өлкәсе мәдрәсәсе чыгарылыш сыйныф укучыларын укырга чакыра
Рөстәм Миңнеханов Путинннан стадионнарда сыра сатарга рөхсәт итүне сорады

Хәвеф-хәтәр

Роспотребнадзор сатылмаган ипине яңадан җитештерүчегә кайтаруны тыя

18 апрель 2017, 11:27 , Фото: Александр Эшкинин

Роспотребнадзор сатылмаган ипине яңадан җитештерүчегә кайтаруны тыя Депутат Ирина Яроваяга юлланган документта, сатылмаган азык-төлек продуктларын яңадан эшкәртү кеше сәламәтлегенә куркыныч тудырырга мөмкин, диелә.

(Казан, 18 апрель, "Татар-информ"). Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) сатылмаган ипи яки вакыты чыккан башка азык-төлек продуктларын җитештерүчегә киредән кайтаруны тыюны канун югарылыгында каралуын хуплады, дип җиткерә ТАСС.

"Роспотребнадзор “Россиядә сәүдә эшчәнлеген дәүләт көйләве нигезләре турында”гы канунга үзгәрешләр кертү кирәклеген хуплый. Биредә куллану вакыты чыккан икмәк һәм азык-төлекне яңадан җитештерүченең үзенә кайтаруны һәм кабат эшкәртүне тыю күздә тотыла. Хат идарә тармагы җитәкчесе Анна Попова тарафыннан Дәүләт Думасы вице-спикеры, “Бердәм Россия” федераль мониторинг төркеме җитәкчесе Ирина Яроваяга юлланган.

"Азык-төлектә билгеле бер куллану вакыты узганнан соң микробиологик һәм химик үзлектәге патоген агентлар туплана”, – дип яза Анна Попова. Аларны икенче кат термик эшкәртү процессында күпчелек микроорганизмнар бозыла, ә алардагы барлыкка килгән агулы матдәләр, күгәрек гөмбәләр югары температурада исән калып, кеше сәламәтлегенә зыян сала ала, диелә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10