ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Россиядә карабодайга бәя төшүе күзәтелә

18 апрель 2017, 07:41

Россиядә карабодайга бәя төшүе күзәтелә Авыл хуҗалыгы министрлыгы кулланучы базарындагы хәлне тотрыклы, дип бәяли

(Казан, 18 апрель, «Татар-информ»). Россия кулланучылар базарында хәл тотрыклыланды, һәм карабодайга бәя төшә башлады. Август азагыннан башлап бәя инде 17,9 процентка төшкән. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы хөкүмәт комиссиясе өчен ясаган докладында шундый саннар китергән, дип яза «КоммерсантЪ».

"2016 елның сентябре башыннан карабодай ярмасына бәя төшү күзәтелә. Кулланучы бәясе 1 килограмм карабодайга 77,51 сум тәшкил итә һәм бу август азагы белән чагыштырганда 17,9 процентка арзанрак", – ди министрлык. 

Бу урында Россиядә карабодайга бәянең 2015 елдан бирле түбән төшкәне булмавын да искәртеп узарга кирәк. 2015 елның июлендә карабодайның 1 килограммы 66,9 сум булган.
 
Министрлык материалларында, кулланучы базарындагы хәл тотрыклы, дип бәяләнә. Ел башыннан уртача кулланучы бәяләре ипигә –  0,8 – 1,6 процентка, сөт һәм сөт ризыкларына – 2,5 – 5,7 процентка арткан. Ә шикәргә бәя төшү күзәтелә – апрельнең беренче атнасында шикәр 0,3 процентка арзанайган.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10