ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы, Дин

Этноконфессиональ темага бәйле вакыйгаларны яктырту стандартлары кирәк – Татарстан мөфтие

17 апрель 2017, 21:03 , Фото: Рамиль Гали

Этноконфессиональ темага бәйле вакыйгаларны яктырту стандартлары кирәк – Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин гомумроссия ислам телевизион каналын булдыру көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булуын билгеләп узды.

(Казан, 17 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Гомумроссия ислам телевизион каналын булдыру көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып тора. Әлеге медиапроект рухи-әхлакый кыйммәтләрне, Россиядә яшәүче мөселман халыкларының милли мәдәниятен популярлаштырырга ярдәм итә алыр иде. Бүген алдагы дүрт елга яңадан Татарстан мөфтие итеп сайлап куелган Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан мөселманнарының VII корылтаенда ясаган чыгышында шулай дип белдерде.

“Массакүләм мәгълүмат чараларына дини вакыйгаларны яктыртканда игътибарлырак булырга һәм һәр сүзне үлчәп язарга киңәш итәр идем. Бернинди дини нигезе булмаган көнкүреш конфликтларны кешеләрнең нинди диндә булулары белән бәйләү дөресме икән? Үзләре дә теләмәстән дип ышанасы килә, журналистлар җәмгыятебездә милләтара һәм динара киеренкелекне арттыра. Этноконфессиональ тематикага бәйле вакыйгаларны яктырту стандартларын эшләп чыгару артык булмас дип уйлыйм”, - дигән фикердә Татарстан мөфтие.

Камил хәзрәт дөрес һәм уйлап корылган мәгълүмати сәясәтнең киң җәмәгатьчелеккә Исламның асыл кыйммәтләрен җиткерергә, татар рухи мирасын сакларга, экстремизмга каршы торырга мөмкинлек бирәчәген билгеләп узды. Мөфти, экстремизм һәм терроризм идеологиясенә каршы тору темасына тукталып, икътисади үсешкә ирешкән субъектлар һәрвакыт радикаль көчләр өчен төбәү ноктасы (мишень) булып торуын ассызыклады. “Чөнки, мондый регионнар, беренчедән, матди база буларак кабул ителә; икенчедән, күпсанлы мигрантлар арасында билгеле бер җимергеч сәясәт алып бару өчен уңайлы җирлек булып тора. Шуңа күрә, безнең өчен әлеге тенденцияләргә каршы торырга һәм чит йогынтыга бирелми кала белү бик мөһим. Диннәр арасындагы яхшы һәм күркәм мөнәсәбәтләрне саклап калу киләчәктәге үсешнең һәм яшәешнең төп шарты булып тора”, - диде.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10