ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанда атна эчендә ашыгыч ярдәм хезмәтенә мөрәҗәгать итүчеләр кимегән

17 апрель 2017, 16:33

Казанда атна эчендә ашыгыч ярдәм хезмәтенә мөрәҗәгать итүчеләр кимегән Әлеге хезмәткә инфаркт сәбәпле мөрәҗәгать итүчеләр саны гына бераз арткан.

(Казан, 17 апрель, “Татар-информ”). Казанда үткән атна эчендә ашыгыч ярдәмгә мөрәҗәгать итүчеләр кимегән. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

10-16 апрельдә Казанның ашыгыч ярдәм станциясенә 7,7 мең чакыру кергән. Чакыруларның 1,1 меңе җәмәгать урыннарыннан булган. 6 меңләп чакыру – төрле авырулар, шул исәптән, 163 инсульт һәм 56 инфаркт сәбәпле. 61 тапкыр табиблар бала табучылар янына ашыккан.

Атна дәвамында 969 чакыру бәхетсезлек очраклары белән бәйле. Шуларның 24е – юл-транспорт һәлакәте урыныннан. 17 тапкыр табиблар янгын урынына ашыккан.

Алдагы атна белән чагыштырган, чакырулар төрле авырулар буенча 22гә кимегән. Әмма 12 очракка инфаркт белән мөрәҗәгать итүчеләр саны арткан. Искәртеп үтик, “ашыгыч ярдәмгә” шәһәр телефоны аша “03”, кәрәзлесе аша – “103” номерын (түләүсез) җыярга кирәк. Әгәр дә болар белән булмаса, “112”не җыя аласыз.

Колаклары начар ишетүчеләр SMS-хәбәр юллый ала. Оператив ашыгыч ярдәм бригадасын чакырганда чакыру сәбәбен, урынны, адресны, фатирны төгәл, дөрес әйтергә кирәк. Авыруның исем-фамилиясе, әтисенең исеме, фельдшер сорауларына тулы җавап булырга тиеш. Шуннан соң гына чакыру кабул ителде дип әйтелә һәм килү вакыты җиткерелә, чакыручы кешенең адресы кабатлап әйтелә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10