ҺАВА ТОРЫШЫ +32 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Быел Әлки районы Алпар авылында өченче тапкыр Сабан туе оештырылды
Роспотребнадзор Хаҗ кылучылар өчен йогышлы авырулар куркынычы турында белдерде
Сайлау көнне Төркиянең Эрзурум төбәге ИЙИ партиясенең Карачобан районы башлыгы үтерелгән
"Татар-информ"да хәләл продукцияне сертификатлаштыру турында сөйләшәчәкләр
Кичәге сайлаулар нәтиҗәсе буенча Төркия парламентына биш партия керде

Җәмгыять

Синоптиклар Татарстанда һава торышының бозылуы турында кисәтү белән чыкты

16 апрель 2017, 17:22

Синоптиклар Татарстанда һава торышының бозылуы турында кисәтү белән чыкты Татарстан һәм аның башкаласы Казан юлларында урыны белән бозлавык булуы ихтимал, диелә хәбәрдә.

(Казан, 16 апрель, “Татар-информ”). Синоптиклар Татарстанда һава торышының бозылуы турында хәбәр җиткерде. 17 апрельдә Татарстанда һәм Казанда урыны белән көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан секундына 17 метрга кадәр көчле җил көтелә. Көндез кайбер районнарда җил секундына 22 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Казанда исә секундына 17 метрга кадәр җитеп көчәер дип фаразлана.

17 апрельдә төнлә Татарстан һәм Казан юлларында урыны белән бозлавык булуы ихтимал, дип кисәтә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10