ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Татарстан Президенты "Динамо-Казан" хатын-кызларын Европада җиңүләре белән котлады

16 апрель 2017, 13:57

Татарстан Президенты Шимбә, 15 апрельдә, Казанның волейболчы кызлары Италиянең "Юнет Ямамай" клубын финалда ике матч нәтиҗәсендә җиңүгә иреште.

(Казан, 16 апрель, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Динамо-Казан” хатын-кызлар волейбол командасын Европа волейбол конфедерацияләре (ЕКВ) кубогы ярышларында җиңүләре белән котлады. Исегезгә төшерәбез, шимбә, 15 апрельдә, Казан спортчы кызлары Италиянең "Юнет Ямамай" (Бусто Арсицио) клубын финалда ике матч нәтиҗәсендә җиңүгә иреште.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советы рәисе, Татарстан Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшинга, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе, «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Әсгать Сәфәровка, “Динамо-Казан” командасы баш тренеры Ришат Гыйләҗетдиновка һәм волейбол клубы коллективына котлау телеграммасы юллаган. Анда Президент “Динамо-Казан” хатын-кызлар волейбол командасын Европа волейбол конфедерацияләре (ЕКВ) кубогы ярышларында тәүге җиңүләре белән котлаган һәм әлеге беренче уңыш аннан соңгы күп санлы җиңүләргә башлангыч булсын, диелгән

“Әлеге казаныш – эшнең әйбәт куелып алып барылуы һәм безнең тырыш "Динамо-Казан" кызларының, тренерлар штабының, "Динамо” спорт җәмгыяте һәм волейбол федерациясенең җиңүгә ныклы омтылышы нәтиҗәсе. Матур уен күрсәткән өчен рәхмәт сезгә. Көчле көндәшләр – Бусто Арсицио клубына каршы тора алып, сез югары сыйфатлы уеныгыз белән җанатарларны сөендердегез. Ихластан сезгә яңа җиңүләр, спортта уңышлар, бәхет һәм иминлек телим", – диелгән Рөстәм Миңнехановның котлау телеграммасында. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10