ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Азнакайда лицейчылар балы узды

16 апрель 2017, 06:00

Азнакайда лицейчылар балы узды Традиция буенча быел да лицейчылар балы укуда, сәнгатьтә, спортта югары уңышларга ирешкән укучыларны җыйды.

(Азнакай, 16 апрель, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Азнакай һәм Кырымның Бахчасарай районы башлыклары Марсель Шәйдулин белән Рефат Дердаровны шәһәребезнең 4 нче лицеенда милли киемнәрдә чәк-чәк белән каршы алдылар. Алар лицейчылар балына кунак булып килде, дип яза район газетасы.


Бәйрәм башланганчы кунаклар протиплаштыру түгәрәге эшчәнлеге белән таныштылар. “WorldSkills чемпионатында катнашучыларны әзерләү буенча республика мәктәпләрендә база мәйданчыклары булдыру” конкурсында катнашып, 4 нче лицей грант откан иде. Шул акчага 3 Д принтерлар һәм сканер сатып алынган, җиһазлар белән нефтьчеләр дә зур ярдәм күрсәткән. Былтыр Казанда узган “Яшь һөнәрманнар” (WorldSkills Russia) ачык төбәк чемпионатында түгәрәктә шөгыльләнүчеләр призлы урыннар да яулап кайттылар. Марсель Шәйдулин белән Рефат Дердаровка алар 3 Д принтерында үзләре ясаган Азнакай гербын бүләк иттеләр.

Традиция буенча быел да лицейчылар балы укуда, сәнгатьтә, спортта югары уңышларга ирешкән укучыларны җыйды.

Марсель Шәйдулин һәм Рефат Дердаров укучыларны тантаналы бәйрәмнәре белән тәбрикләделәр һәм алга таба да тырышып укуларын, яңа үрләр яулауларын теләделәр.
Иң яхшы өч укучыга: Әдилә Гатина, Ислам Нуриәхмәтов һәм Ризалина Ульдановага лицей директоры Ленар Хәбибуллин грантлар һәм “Азнакай” санаториясе баш табибы, элекке укучылары Рөстәм Дәүләтшинның акчалата бүләген тапшырды.

Бал кунакларны Пушкин чорына алып кайтты. Ул классикның әсәрләре буенча куелган театраль тамаша, көяз кавалерлар, купшы күлмәкле кызларның нәфис биюләре белән үрелеп барды, диелә район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10