ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Әлкидә районында Талип Яруллин истәлегенә татарча көрәш бәйгесе узды

16 апрель 2017, 22:00

Әлкидә районында Талип Яруллин истәлегенә татарча көрәш бәйгесе узды Барысы 20 төр авырлык үлчәмендә бил алышу булып, калганнарында Әлки егетләре алдырды.

(Әлки, 16 апрель, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлкидә районның данлыклы көрәшчесе, Муса Җәлил исемендәге республика бәйгесе җиңүчесе Талип Яруллин истәлегенә татарча көрәш бәйгесе булды, дип яза район газетасы.

Районыбызның танылган көрәшчесе, заманында Муса Җәлил исемендәге республика бәйгесе җиңүчесе булган Талип Яруллин истәлегенә ярышлар һәр елны үткәрелә. Быелгы бәйгедә Нурлат, Чирмешән, Лаеш, Тукай районнарыннан һәм, билгеле, үзебездән иң көчле көрәшчеләр катнашты. Келәмгә бил алышырга 126 спортчы чыкты. Иң зур команда Әлкинеке иде.

Үз өеңдә стеналар да булыша, дигән әйтем дә бар анысы. Ничек кенә булмасын, безнең яшь көрәшчеләр соклану һәм горурлык уятырлык бил алыштылар. Барлык авырлык үлчәмнәрендә дә үсмерләребез һәм егетләребез призлы урыннар яуладылар. Хәер, кунаклар да ят район дип югалып калмадылар, үзләрен бик тәвәккәл һәм кыю тоттылар. 28 килограмм авырлыктагылар арасында чыгыш ясаган 11 яшьлек Айнур Гайфетдинов (Чирмешән районыннан), барлык көндәшләрен җиңеп, пьедесталның беренче баскычына ук күтәрелде. Чирмешәнлеләр тагын 32,36,45,75 килограммлылар арасында батыр калдылар.

Барысы 20 төр авырлык үлчәмендә бил алышу булып, калганнарында Әлки егетләре алдырды. Җиңүчеләргә Талип Яруллин истәлегенә ачык турнир дипломнарын, медальләр һәм акчалата бүләкләрне данлыклы көрәшченең улы Фәргать Яруллин, район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов һәм бездә милли көрәш спорты кураторы, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев тапшырдылар. Бәйгегә килгән кунак-тренерлар районда ачык турнирның зур оешканлык белән һәм гадел үтүен билгеләп, рәхмәтләрен белдерделәр, диелә район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10