ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Минтимер Шәймиев Баш казыйның гаиләләрне ишәйтү кирәклеге турындагы сүзен хуплады
Әгерҗедә шәһәр Башкарма комитетына яңа җитәкче билгеләнде
Аксубайда, яшен сугып, өч катлы торак йортның түбәсенә ут капкан
Казанда яшәүче 100 яшьлек Закирә Габитова юбилеен билгеләп үтте
Италиядә яшәүче ир белән хатын велосипедта Түбән Камага кадәр барып җиткән

Җәмгыять

Тукай районында “Яз гүзәле“ фотоконкурсы узды

15 апрель 2017, 07:00

Тукай районында “Яз гүзәле“ фотоконкурсы узды Конкурсның иң дулкынландыргыч көннәре тавыш бирү этабы булды.

(Тукай, 15 апрель, "Татар-информ", "Якты юл"). Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге белән берлектә районның “Якты юл“ газетасында “Яз гүзәле“ фотоконкурсы үткәрелде. Бәйгегә 14 фото кабул ителде, һәрберсе үзләренең яз фасылына булган карашы турында шәхси фикерләрен дә язып җибәрде.

Конкурсның иң дулкынландыргыч көннәре, әлбәттә, тавыш бирү вакыты. Тукайлылар бик актив булды, конкурсантлар өчен бик күп тавыш җыелды. Җиңүчеләр өчлеге көн саен үзгәреп торды. Шулай итеп, тавыш бирү нәтиҗәләреннән ачыкланганча, “Яз гүзәле“ фотоконкурсының җиңүчесе итеп Круглое Поле бистәсеннән Айгүзәл Нуриева танылды. Аңа Бөтендөнья татар конгрессының Тукай районы бүлеге әзерләгән супербүләк – чәй сервизы тапшырылды.

Конкурс шартлары буенча кызыксындыру бүләкләре дә каралган иде. Тагын биш конкурсантыбыз шәхси эшмәкәр Айрат Арслановның татлы бүләкләренә лаек булды. “Яз чәчәге“ номанациясендә җиңүче – фотога чәчәк бәйләме тотып төшкән, үзе дә “Незабудка“ (Күгәрчен күзе) балалар бакчасында эшләүче Яңа Бүләк авылыннан Илүзә Газизова. “Иң күп комментарий җыючы гүзәл“ номинациясендә җиңүче – Теләнче Тамактан Эльвина Борһанова, аңа 11 хәбәр калдырганнар. “Иң сихри гүзәл“ номинациясендә җиңүче – Яңа поселогыннан Наилә Мәхмүтова. “Иң киң географияле гүзәл“ номинациясендә җиңүче – Ташкичүдән Миләүшә Галиева. Үзе хәбәр иткәнчә, Миләүшәгә хәтта чит илләрдән дә тавыш биргәннәр. Сайт администраторы да газета сайтына керүчеләрнең географиясендә чит илләрдән керүчеләр барлыгын әйтте. “Язгы купшылык“ номинациясендә җиңүче – Яңа бистәсеннән Айгөл Ризатдинова.

Тавыш бирү барышына килгәндә, конкурсантларыбыз актив һәм тапкыр булып чыкты. Конкурсны оештыручыларның үзләренә дә бик күп “Минем өчен тавыш бирегез әле“,– дигән хәбәрләр килде. Конкурста катнашкан һәр гүзәлгә битараф булмаганнары өчен ихластан рәхмәт белдерәбез һәм “Яз гүзәле“ җиңүчеләре булулары белән котлыйбыз, диелә район хәбәрендә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10