ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Сызрань татарлары Габдулла Тукайга багышланган кичәне яңа бинада оештыра

14 апрель 2017, 20:40

Сызрань татарлары Габдулла Тукайга багышланган кичәне яңа бинада оештыра 29 апрельдә Самара өлкәсе Сызрань шәһәре татарларының милли-мәдәни мохтариятендә әдәби-музыкаль кичә узачак.

(Казан, 14 апрель, “Татар-информ”). 29 апрельдә Самара өлкәсенең Сызрань шәһәрендә татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган әдәби-музыкаль кичә узачак. Сызраньнең Татар милли-мәдәни мохтарияте хәбәр иткәнчә, әлеге иҗади чара мохтариятнең Разин урамындагы, әле март аенда гына ачылган яңа бинасында үткәреләчәк.

Әлеге бинада зур ремонт эшләре үткәрелгән, татар әдәби басмалары, татар телендәге газета һәм журналлардан зур китапханә җыелган.

Мәгълүм булгнча, 2015 елның сентябрендә Сызрань шәһәре хакимияте белән җирле Татар милли-мәдәни мохтарияте арасында муниципаль милектән вакытлыча түләүсез файдалану турындагы килешү төзелгән иде. Шулай итеп, бүген шәһәрнең татар милли җәмәгатьчелегенә җыелыр урын бар.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10