ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Ф.Ислаев: Батыршаның исемен мәңгеләштерүне Рус православ чиркәве үзе дә яклап чыгарга тиеш

14 апрель 2017, 18:44

Ф.Ислаев: Батыршаның исемен мәңгеләштерүне Рус православ чиркәве үзе дә яклап чыгарга тиеш Бөтендөнья рус халык соборы Батырша хөрмәтенә фәнни-гамәли конференция үткәрүне "әхлаксыз акция" дип атаган.

(Казан, 14 апрель, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов). Батыршаның исемен мәңгеләштерүне Рус православ чиркәве үзе дә яклап чыгарга тиеш. Тарих фәннәре докторы, Россия ислам институты профессоры Фәйзелхак Ислаев “Татар-информ” агентлыгына шул хакта белдерде.

Искәртеп үтик, Санкт-Петербург шәһәрендә "XIV “Фәезханов укулары” конференциясендәге чыгышында Фәйзелхак Ислаев 1755-1756 елларда Идел-Урал халыкларының баш күтәрүе идеологы Батыршаның исемен мәңгеләштерү максатыннан, Ленинград өлкәсендә урнашкан Шлиссельбург ныгытмасында Батыршага хәтер тактасы урнаштыру тәкъдиме белән чыккан иде. Бөтендөнья рус халык соборы моны "әхлаксыз акция" дип бәяләде һәм хокук саклау органнарын моңа бәя бирергә чакырды. “Батырша – дәүләткә каршы эшләгән антироссияле милләтче һәм дини фанат”, - диелә бу хәбәрдә. Батыршаны кимсетүгә карата Татар конгрессы сүзен әйтми калмас дип белдерде Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе имам-мөхтәсибе Дамир Мөхетдинов.

“Исламны күралмаган кешеләрнең эше”

“XX гасыр башында мондый сүзләрне язган кешене черносотенец – карагруһчы дигәннәр. Алар өчен без бөтенләй кеше түгел. Дөрес түгел бит бу. XVIII гасырдагы әйберләрне бу заманга күчереп карыйлар”, – дип саный тарихчы.

Фәйзелхак Ислаев Батыршаның тууына 300 ел тулуга багышланган Россия күләмендә фәнни-галәми конференция үткәрелүдә бернинди проблема күрмәвен белдерде. “Ничек инде Батырша “Россиягә каршы эшләүче танылган милләтче һәм дини фанатик” булсын? Мөселман кешесе бөтенләй милләтче була алмый. Мондый сүзләрне язган кеше үзе нәрсә язганын аңламый. Мөселманнарны, исламны күралмаган кеше эшләгән моны. Батыршаның дөрес фикерли торган кеше икәнен патшабикә үзе дә таныган. Ә болар шуны аңламый. Аңлыйлар алар, мөселманнар Санкт-Петербургта шундый конференция үткәргәнгә эчләре поша”, – диде ул.

“Бу әйберне язган кешеләр безнең Батыршага истәлек тактасы кую тәкъдиме турында белми дә әле, белсәләр безне бөтенләй бетереп атарлар иде. Батырша турында конференция үткәрү генә дә тавыш чыгара”, – дип саный ул.

“Батыршаның хаклы булуын патшабикә дә аңлаган”

Тарихчы әйтүенчә, Конференция Санкт-Петербургтагы террор актында үлгән кешеләрне искә алудан башланган, мөфти дога укыган. “Ә бу белдерүдә Батыршаны хәзерге заман террористлары белән чагыштыралар. Хәзерге заманда Батырша белән чагыштырырлык кеше бөтенләй юк”, – диде Ислаев. Ул Батыршаның эшчәнлеге рус чиркәвенә бары тик файда гына китергән дип саный.

“XVIII гасырның уртасында татар-мөселман халкы арасында иң авыр заман. Көчләп чукындыру заманы. Батырша Россия дәүләтендә ислам динен саклап калу өчен көрәшкән. Ул патшабикә Елизавета Петровнага хат яза, йөз битлек хезмәт. Анда бернинди фанатизм юк. Ул Россия мөселманнарының ни өчен җиһадка чыгарга мәҗбүр булулары турында аңлатып яза. Әмма Батырша русларга, рус дәүләтенә, православие чиркәвенә каршы түгел. Моның шулай икәнен патшабикә дә аңлаган. Бу хатта язылган әйберләрнең кабул ителүе шуны сөйли. Шул заман өчен хас булмаган күренеш – бик тиз арада чукынмаганнар өчен өстәмә салым, рекрутлык юкка чыгарыла, мәчетләр төзү рөхсәт ителә. Ул заманда бер кеше чукынса, калганнарын башка авылга күчереп утыртканнар, ул да бетерелә. Патшабикә иң фанатик рус дин әһелләрен эшләреннән алган. Лука Канашевич, Тобольскида Сильвестр Гловатскийны эштән җибәргәннәр. Революциягә кадәр бездә эшләгән Знаменскийның “История русской церкви” китабында шул хакта яза”, – дип сөйләде тарихчы.

Шул сәбәпле ул Батырша “безнең хәтеребездә дә булырга, рус халкы да хөрмәт итәргә тиеш”, дип саный. Тарихчы фикеренчә, Батырша явыннан соң дәүләт дини сәясәтен үзгәрткән, бу исә мөселманнар белән православие динендәгеләр арасындагы дустанә мөнәсәбәтләр урнашуга китергән.

“Татар-мөселман дөньясында Батырша шикелле кеше юк”

Бөтендөнья рус халык соборы хокук саклау органнарын конференция эшчәнлегенә хокукый бәя бирергә чакырды. Ислаев моннан курыкмавын, киресенчә, хуплавын гына белдерде. “Бу бик әйбәт булыр иде. Ул безгә чыгыш ясар өчен мөмкинчелек, трибуна бирә”.

Фәйзелхак Ислаев әйтүенчә, татар-мөселман дөньясында Батырша шикелле кеше юк. Шул сәбәпле ул аның исемен хәтердә сакларга чакыра. “Тарихны өйрәнергә, аның хакында язылган китапларны белергә, ул хакта язып торырга кирәк. Бу бит эшләнми, кызганыч, мәкаләләр сирәк чыга”, – диде ул.

Фәйзелхак Ислаев, Батыршаның исемен мәңгеләштерү максатыннан, аңа истәлек тактасы кую тәкъдимен бердәм хуплап чыгарга чакырды. “Бу очракта без, принципиальлек күрсәтергә тиеш. Без дәүләткә каршы бернинди начарлык китермибез. Ислам һәм православие арасында нормаль мөнәсәбәт булсын дисәк, Батыршага истәлек тактасын куюны православ дин әһелләре үзләре яклап чыгарга тиеш”, — диде ул.

“Җавап язарга җыенам”

Сүз уңаеннан, Батырша туган авыл мәктәбе аның исемен йөртә (Башкортстанның Балтач районы), Башкортстанда Батыршаның музее да бар. Ул Батыршаның кайбер чыганакларда башкорт дип аталуы белән дә килешмәвен белдерде: “Чыгышы белән ул – татар. Мишәрләрдән. Башкортларның анысы үз эше. Килеп чыгышы – мишәрләрдән, әтисе Түбән Новгород якларыннан килеп утырган, кызганыч, кайсы авылдан икәне билгеле түгел”.

Фәйзелхак Ислаев, Бөтендөнья рус халык соборына җавап язарга җыена. “Минем моңа бик ачуым чыкты, тынычланып, бер җавап язачакмын. Бу хакта халыкка җиткерергә кирәк. Хәзерге заманда шушындый әйбернең килеп чыгуы идиотлык. Бу белдерүнең бер җөмләсе дә дөрес түгел”, — диде ул.

 

Батырша, (чын исеме Галиев Габдулла Туктаргали улы) (1710 — 24 июнь, 1762) — 1755-56 еллардагы Идел-Урал халыклары баш күтәрүе җитәкчесе һәм идеологы, публицист, мулла. Карышбаш авылында (хәзер Башкортстанның Балтач районына керә) туа. Татарстандагы Тайсуган һәм Ташкичү авылларында мәдрәсәләрдә укый һәм укыта. 1749 елдан Карышбаш авылы мулласы. Христианлаштыру сәясәтенә җавап итеп, 1755 елның язында мөселманнарны баш күтәрүгә өнди. "Батырша явы" буларак тарихка кергән баш күтәрү бастырыла, Габдулла Галиев 1758 елда Шлиссельбург ныгытмасына ябып куела. Кайбер чыганаклар буенча ул православ дин әһелләре белән бәхәскә керә, православиенең исламнан өстен икәнен исбатлый алсалар, христиан динен кабул итәчәген белдерә. Бу бәхәс Батыршаның телен өзү белән тәмамлана. 1772 елда камерада онытылып калган балта белән сакчыларга һөҗүм итә, дүрт сакчыны үтерә һәм үзе дә вафат була.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10