ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Әлмәтлене мошенниклар алдаган

13 апрель 2017, 05:00

32 яшьлек әлмәтле интернет аша арзан бәягә смартфон алмакчы булган.

(Әлмәт, 13 апрель, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 32 яшьлек әлмәтле интернет аша арзан бәягә смартфон алмакчы булган. Заказы килгән дигән хәбәр килүгә ул почтага ашыккан. 6000 сум акчасын түләп товарны алып кайтканнан соң посылканы ачып караса, аннан ком тутырылган пакет килеп чыккан, дип яза "Әлмәт таңнары" газетасы.

Тагын бер шәһәрдәшебезне дә шулай ук алдаганнар. Ул телефон урынына 10000 сумга чүпрәк-чапрак сатып алган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10