ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Кукмара районының "Тойма" җәмгыяте язгы кыр эшләренә чыгарга әзер

13 апрель 2017, 00:00

Кукмара районының Кырда өзеклекләрсез эшләү өчен 1 миллион 325 мең сумлык ягулык-майлау материаллары әзерләнгән.

(Кукмара, 13 апрель, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Ризилә Корбанова).  Кукмара районының "Тойма" җәмгыяте язгы кыр эшләренә чыгарга әзер.Кырда өзеклекләрсез эшләү өчен 1 миллион 325 мең сумлык ягулык-майлау материаллары тупланган. Соңгы вакытта дуңгызчылык тармагын бетереп, орлыкчылык белән шөгыльләнүче "Тойма" җәмгыяте территориясендә җанлылык сизелә: механизаторлар техника янында кайнаша, орлык чистартучы, катнаш азык әзерләүче машиналарның гөрелтесе ишетелә, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

-Язгы кыр эшләренә көздән әзерләнеп куйдык, - ди җәмгыятьнең баш агроном Мөнир абый Галимҗанов. – Кырда өзеклекләрсез эшләү өчен барлыгы 1 миллион 325 мең сумлык ягулык-майлау материаллары тупладык. Болар барысы да үзебезнең акчага булдырылды, ягъни бернинди кредитлар да алырга туры килмәде. Чәчүлек материалның күп өлеше үзебезнеке, шулай да тәҗрибә ясау максатында яңа сортлар да чәчәбез. Донской, Липецк, Ульяновск, Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшерү институтлары белән хезмәттәшлек итәбез.

"Тойма" җәмгыяте Татарстанның элиталы орлыклар ассоцияциясенә керә. Бу юнәлештә ике линиядә эш алып барыла: бөртекле ашлык һәм күпьеллык үлән орлыклары җитештерелә.

-Күпьеллык үләннәр белән шөгыльләнүнең өстенлеге игү чыгымнарының аз, ә сату бәясенең кыйммәт булуында, - дип аңлатты баш агроном.

Алдагы ел уңышына карата үзенең фаразлары белән дә уртаклашты ул. Үткән җәйдән аермалы буларак, быел явым-төшем мул явар һәм арпа югары уңыш белән сөендерер, дип уйлый белгеч.

"Тойма" җәмгыятенең, күрше төбәкләрдән дә арендага алган мәйданнарны кертеп, 2300 гектар җирләре бар. Әлеге гектарларның 850сендә - бөртекле культуралар, 250сендә - рапс, 1165ендә - күпьеллык үләннәр үстереләчәк. Бөртеклеләр орлыгының барысы да элита, ә күпьеллык үләннәрнең яртысы –элита, калганы беренче репродукцияле икән. Үткән ел тоймалылар гектарыннан уртача 39 центнер уңыш җыеп алуга ирешкәннәр иде, ә кайбер басуларда, мәсәлән, бодайның аерым сортының уңышы хәтта алтмыш центнердан да узып китте. Быелгы уңышка тагын да зуррак өметләр баглыйлар. Сигез миллионга якын сумлык 214 тонна минераль ашлама һәм дүрт миллион ярым сумга үсемлекләрне саклау өчен препаратлар сатып алганнар. Язгы кыр эшләрендә тугыз берәмлек трактор, дүрт чәчү комплексы, өч культиватор, ике каток катнашачак. Һава торышы уңай торса, чәчүне алты көндә тәмамлый алырбыз дип ниятлиләр, диелә район басмасында.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10