ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлмәттә татарча открыткалар ясыйлар

13 апрель 2017, 08:00

Әлмәттә татарча открыткалар ясыйлар Әлеге махсус проектның җитәкчесе – Россия рәссамнарының иҗат берле әгъзасы, Яр чаллы шәһәре картиналар галереясе директоры урынбасары Марат Мингалиев.

(Әлмәт, 13 апрель,"Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт картиналар галереясендә «Тәбрикләү» исеме астында татарча открытка, ягъни ачык хат ясау буенча мастер-класс узды. Очрашуда теләге булган әлмәтлеләр, башлыча сәнгать мәктәпләрендә белем алучылар катнашты, дип яза район басмасы. 

Өч сәгатькә сузылган очрашу барышында галереягә килүчеләр ачык хат бастыруның борынгы технологиясе белән дә, аны заманчалаштырып, эшне җиңеләйтергә мөмкинлек бирүче материаллар белән дә, басма графика, ачык хат жанрының үзенчәлекләре белән дә таныша алды. Әлбәттә инде, бернәрсә дә алыштыра алмас тән һәм җан сихәте дә алдым мин бу гадәти булмаган кул эше белән танышкан вакытта.

Әлеге махсус проектның җитәкчесе – Россия рәссамнарының иҗат союзы әгъзасы, Яр чаллы шәһәре картиналар галереясе директоры урынбасары Марат Мингалиев. Аның сүзләренчә, проектның асылы узган гасырның 70-80 нче елларында популяр булган басма графика аша татар мәдәниятен, тарихын актуальләштерү, саклап калу һәм үстерү.

 – Без ел саен мәдәни проектлар булдырабыз. Бәхеткә, алар республиканың мәдәният министрлыгында яклау таба. Узган ел ахырыннан гамәлгә куелган проект та министрлык грантына ия булган иде. Шул акчага офортлы станок алу мөмкин булды. Шулай итеп без басма графиканың эшен Татарстан шәһәрләренә чыгып гамәлдә күрсәтә алу мөмкинлегенә ия булдык, – ди ул.

Әлеге станок үз кулларың белән булдырган рәсемне ачык хат форматына күчерергә мөмкинлек бирә. Тик аңа чаклы әле бик нык һәм озак итеп тырышасы бар. Иң башта кәгазьгә булачак рәсемеңнең эскизын ясыйсың, шуны эреткеч матдә һәм станок ярдәмендә зур булмаган линолеумга төшерәсең. Аннан рәсемне линолеумда маркер белән кабат яңартасың да шуны кара белән белән күләгәләп иң мөһим эшкә – «татьянка» атлы корал белән уеп бизәкләр төшерергә керешәсең. Калкып торган өлеше – рәсемдә төсле, уелып эчкә кергән урыны – ак булып калуны исәпкә алып булачак ачык хатны күп тапкырлар бастырырга мөмкинлек бирүче штамп менә шулай ясала да инде. Бу алым линотехнология дип тә атала әле. Аннары инде әзер штампка валик ярдәмендә газета карасы төшереп, офортлы станокта күпме кирәк шул хәтле открыткаларны басасы гына кала.

– Үзегез күргәнсезде, әлеге шөгель вакыт та, төгәллек тә, пөхтәлек тә таләп итә. Аның каравы үз кулың белән эшләнгән әйбер иң кадреле бүләккә әверелә дә куя, – ди Марат Искәндәрович.

Әлеге мастер-класслар Әлмәткә кадәр Яр чаллының күпсанлы уку йортларын исәпкә алмаганда Сарман, Менделеевскида узган.Бездә исә бу төр сәнгатьнең асылына төшәргә теләүчеләр саны 15 ләп иде. Кызганыч ки, әзер эшләр арасында милләтебезнең гореф-гадәтләре, бәйрәм-йолаларына кагылышлылары бармак белән генә санарлык булды. Андыйлары оештыручылар үзләре белән алып китте. Ел дәвамында проект җитәкчеләре Яр Чаллыда махсус күргәзмә оештырып соңрак әлеге ачык хатларны Татарстаннан читтә яшәгән милләттәшләребезгә почта аша җибәрергә ниятли, диелә район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10