ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чаллының бәдрәф кәгазе - Кытай кибетләрендә

12 апрель 2017, 19:00

Чаллының бәдрәф кәгазе - Кытай кибетләрендә Чаллыда эшләнгән бәдрәф кәгазьләрен шулай ук Казахстанда теләп алалар.

(Чаллы, 12 апрель, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Чаллы катыргы-кәгазь комбинаты җитештергән бәдрәф кәгазе Кытай кибетләрендә сатыла икән. Үзләре дөньядагы барлык танылган брендларның күчермәсен ясарга оста кытайлыларны безнең товарның сыйфаты җәлеп иткән күрәсең, дип яза "Шәһри Чаллы" газетасы.

Комбинатта әйтүләренчә, Россия күләмендә бәдрәф кәгазе җитештерү базарында чаллылылар 15 процентны биләп торалар икән. Ә безнең кәгазьнең Кытайга барып җитүе Ерак Көнчыгышка җибәрелгән товарның бер өлеше күрше дәүләт сәүдә нокталарына сатырга куелу белән бәйле икән.

Чаллыда эшләнгән бәдрәф кәгазьләрен шулай ук Казахстанда теләп алалар.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10