ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Азнакай хоккейчылары – республикада икенче

12 апрель 2017, 23:00

Азнакай хоккейчылары – республикада икенче Татарстан чемпионатының соңгы матчы Мамадыш бозында барды, уенда спортчыларыбыз үзләренең чын осталыкларын күрсәтте.

(Азнакай, 12 апрель, "Татар-информ", “Маяк”). Бу көннәрдә спорт, төгәл генә әйткәндә, хоккей сөючеләр өчен иң мөһим вакыйга – Гагарин кубогына уеннарның финал сериясе барганда Азнакайның “Соколы” командасының 2002 елгы хоккейчылары да үзләренең җанатарларын Республика чемпионатында икенче урынга чыгып сөендерде. Татарстан чемпионатының соңгы матчы Мамадыш бозында барды, уңыш көндәшләр командасына елмайса да, уенда спортчыларыбыз үзләренең чын осталыкларын күрсәтте, дип яза районның "Маяк" газетасы. 

– Бу җиңүебез команданыкы гына түгел. Анда ата-аналарның, җанатарларның, җитәкчелекнең чиксез өлешләре керде дияр идем. Җиңүгә илтүче юл беркайчан да җиңелләрдән түгел, бу юлы да бирешмәдек. Ярышларда Раил Гатин исә республика чемпионатның “Иң яхшы хөҗүмче”се булып танылды. Команда составына кергән бер генә спортчыны да аерып әйтәсем килми, аларның һәркайсы яхшы уен күрсәтте, – ди команда тренеры Радик Галиев.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10